Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Соң булса да, уң булсын дип…

14 гыйнвар көнне тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнарның законлы хокукларын саклау буенча республиканың ведомствоара комиссияләренең берләштерелгән утырышы булып узды. "Пассажирлар йөртүнең һәм халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, камилләштерү" дигән тема астында узган утырышны комиссия рәисе, ТР Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Ләйсән Вилданова фотосы.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үзенең чыгышында, сәфәрләр саны буенча чикләүләр бетереләчәк, дип хәбәр итте. Респуб-лика территориясендә гражданнар җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен гыйнвар ахырына кадәр талоннар, шулай ук ташлама алу хокукы бирүче таныклык күрсәтергә тиеш булалар.

20 гыйнвардан бердәм социаль айлык юл йөрү билетлары сатуга чыгачак. Аларны "Ак Барс" һәм Саклык банк-ларыннан сатып алырга мөмкин. Олы кешеләр өчен билет бәясе - 342 сум, балалар өчен 260 сум тәшкил итә.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, һәр муниципалитет җәмәгать транспортына тарифларның нигезлеме-түгелме икәнлеге җәһәтеннән тикшереләчәк. Әлеге уңайдан эшләр башланган инде.

Белешмә өчен. Мәгълүм булганча, узган елның 19 декабрендә ТР Министрлар Кабинеты социаль юл йөрү бәяләренә кагылышлы карар кабул иткән иде. Шушы карар нигезендә, яңа ел башыннан юлларда социаль билетлар белән йөрүләр саны кискен чикләтелеп, пенсионерларга һәм ташламалардан файдаланучы башка категория гражданнарга җәмәгать транспортында йөрү өчен аена нибары 30 билет каралган иде. Гади генә итеп әйткәндә, барсаң, кайта алмыйсың, яисә бүген җәмәгать транспортында сәфәр чыгарга булсаң, иртәгә бу турыда уйлама да, өеңдә утыр булып чыга иде.

Шушы чикләүләр кертелү уңаеннан республика гражданнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, 13 гыйнварда ТР Президенты Рөстәм Миң-неханов гражданнарга транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды һәм анда ТР Министрлар Кабинетының 19.12.2011 елда кабул ителгән 1017 нче, 1018 нче карарларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Президент гражданнарның ташламалардан файдаланучы категориясен йөртүче транспорт предприятиеләренең чыгымнарын каплау өчен хөкүмәткә финанс чаралары табарга кушты.

Декабрьдәге карарны юкка чыгаручы 16 нчы карар буенча "…ТР муниципаль берәмлекләрендә 2012 елның 1 февраленә кадәр ташламалардан файдаланучы пассажирлар маршрут автобусларына утырганда 2012 елның гыйнвары өчен алынган социаль билетларның корешокларын (алар кондуктор тарафыннан алынырга тиеш түгел инде) һәм ташламага ия булу турындагы таныклыкларын күрсәтергә тиеш булалар".

Ә менә 16 гыйнвар көнне хезмәт ветераны, озак еллар укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Айрат Бикбов, телефоннан шылтыратып, автобуслардагы кондукторларның (бездә шәһәр һәм район халкын автотранспорт хезмәте күрсәтү белән 3 оешма: җаваплылыгы чикләнгән "Нур" җәмгыяте, С.Минаев хосусый предприятиесе һәм "Бугульма пригород" җәмгыяте шөгыльләнә икән), карар кабул ителүгә карамастан, талоннары беткән пенсионерлардан акча таләп итүләре турында хәбәр итте. Яңа карар февраль аеннан гына гамәлгә кертеләчәк, дип акланалар икән алар.

Бөгелмә автотранспортчылары тарафыннан карарның үтәлешен тикшерү максатында, үзебез дә автобуста йөреп карарга булдык. С.Минаев кул астындагы маршрут автобусы кондукторыннан бу турыда сорагач, ханым бик яхшылап аңлатып бирде: "Бүгеннән алып, билетларыгызны беркемгә дә бирмәгез, ай ахырына кадәр алар сезнең "проездной" саналачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: транспорт автобус маршрутка