Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ишегаллары тәртипкә китерелә

Йорт каршындагы территорияләре асфальтланган ишегалды хуҗалары мэрга ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
Агымдагы елда 20 мең квадрат метрдан артык ишегалды мәйданына асфальт салынган. Әлеге максатларга муниципаль юл фондыннан 18 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Юлларга һәм йорт каршындагы территорияләрдә капиталь ремонт башкару буенча муниципаль контракт "СУ-32" һәм "Нур" компанияләре белән төзелгән һәм эш аларга йөкләнгән.
Дзержинский урамында урнашкан йорт хуҗалары башкарылган эштән бик канәгать калдылар һәм Бөгелмә мэры Илдус Касыймовка рәхмәтләрен белдерделәр.
Агымдагы елның июль аенда район башлыгы Дзержинский урамы, 3 нче йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Нәкъ менә шул вакытта әлеге йортта яшәүчеләр Илдус Әсгать улына йорт каршындагы территориянең начар хәлдә булуыннан зарланды. Тиешле карарлар бик тиз кабул ителде. Шул ук көнне асфальт катламын алыштыру эшләре башланып китте, бүген инде барысы да тәртиптә.
- Без ишегалдын тәртипкә китерү үтенече белән күп тапкырлар мөрәҗәгать иттек, йортларыбыз төзелүгә дә 30 елдан артык бит, юлларга да шул ук кадәр. Территориябез мескен хәлдә булган вакытларның артта калуына сөенәбез һәм бик рәхмәтлебез, - дип сөйләде әлеге йортларның берсендә яшәүче ханым. - Хәзер мәйданыбыз матурланды, күркәмләнде, роликларда, самокатларда, велосипедларда йөрергә күрше йортлардан да балалар килә. Биредә балалар мәйданчыгы да торгызылыр дип ышанабыз, шуның өстенә, территориябез дә мөмкинлек бирә.
Торак-коммуналь, юл, транспорт һәм элемтә хуҗалыклары бүлеге мәгълүматлары буенча ремонт эшләре түбәндәге адреслар буенча башкарылган: Березовка бистәсенең Үзәк урамы; Иске Исаково авылының Совет урамы; шәһәребезнең Тухачевский урамының 12 нче, 4 нче, 4 "А" йортлары; Космонавтлар урамының 2 нче, 4 нче йортлары; Якупов урамының 55 нче, 58 нче йортлары; Совет урамының 56 нчы, 58 нче, 81 нче йортлары; Космонавтлар урамының 1 нче йорты; Клубная урамының 28 нче йорты; Гафиятуллин урамының 14 нче, 16 нчы йортлары каршындагы территория һәм ишегаллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса