Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Җир Сәгате”

Һәр елны март ахырында дөньяда "Җир Сәгате" дигән акция - энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт. Узган...

 

Һәр елны март ахырында дөньяда "Җир Сәгате" дигән акция - энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт.

Узган 2015 елда "Җир Сәгате"ндә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашкан иде. Нәтиҗәдә барлыгы 135 мегаватт электр энергиясе экономияләнде.

Быел, илдәге һәм дөньядагы экологик, социаль-икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әлеге чараның әһәмияте тагын да арта төшә. 2016 елның 19 марты көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса