Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Җиңүләр һәм җиңүчеләр заманы

"Җиңүләр чоры" - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэрының Яңа ел бәйрәме алдыннан төрле өлкәләрдә җиңү яулаган шәһәрдәшләребез белән традицион очрашуы әнә шундый шигар астында узды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Очрашуга җыелган җәмәгать алдында чыгыш ясап, Линар Закиров шәһәр һәм районыбызның узган елны лаеклы озатуы турында әйтте.
- Бөгелмәдә соңгы чорда эшләнгән эшләр игътибарга һәм ихтирамга лаек дип саныйм, - диде ул. - Бу казанышлар артында һәрбер бөгелмәленең фидакарь хезмәте, тырышлыгы һәм җитәкчелекнең оста эш итүе ята.
Тантанада шәхси һәм һөнәри гамәлләре шәһәрдәшләребез тормышын яхшыртуга этәргеч бирә, үзләре чын мәгънәсендә үрнәк булып тора торган гади якташларыбыз башлык кулыннан бүләкләр кабул итте.
Тамашачыларның хаклы алкышлары астында бу кичәдә сәхнәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Тамара Тюрина, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте сту-
денты, "Татарстан Республикасының 2014 ел иреклесе" номинациясе җиңүчесе Рәшит Мөхәммәтгалиев (рәсемдә), җаваплылыгы чикләнгән "Вера" җәм-гыяте директоры, "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика бәйгесе җиңүчесе Нурия Хәйруллина, "Репродукт" ҖЧҖ директоры Сергей Исаев, "МТВ" телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Алсу Мөкатдәс, Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе директоры Любовь
Пискунова, "Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе" республика бәйгесенең "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясе җиңүчесе Елена Низаметдинова, 2014 елда йөзү буенча дөнья чемпионаты призёры Александр Красных, 6 нчы урта мәктәп педагогы, физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесен әзерләгән Светлана Киреева, Бөгелмә муниципаль районы "Березовка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Наталья Меньшаева күтәрелделәр.
Очрашу кыллы квартет башкаруындагы "тере" музыка астында узды. Чара бәйрәм фуршеты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса