Тема дня
Илдә йөзү алтын үткәненә кайта – Александр Красных
Будапештта уза торган Су спорты буенча дөнья чемпионатында йөзү ярышларында, составында Татарстан йөзүчесе Александр Красных та булган Россиянең ир-атлар җыелма командасы 4х200 метр арага ирекле ысул белән йөзү эстафетасында көмеш медаль яулады. Команданың алтын медаль яулый алмавында Бөгелмә йөзүчесе үзен гаепли. Ул эстафетаның соңгы этабында йөзде.
"Соңгы этапта йөзү барыннан...

"Соңгы этапта йөзү барыннан да авыррак. "Алтын" өчен көрәштә җиңелү - күбесенчә минем гаеп. Кызганычка каршы, азакка көч җитеп бетмәде. Ашыйсы килү ашаган вакытта килә, диләр бит. Мин иң югары максатлар куярга күнеккән", - дигән Александр Красных "Р-Спорт" агентлыгына.
Исегезгә төшерәбез, команда составында Татарстан йөзүчесе Александр Красныхтан тыш Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев һәм Данила Изотов та бар иде.
Александр Красных шулай ук илдә йөзүнең спорт төре буларак үсештә булуын да җиткергән.
"Илдә йөзү алтын үткәненә кайта. СССР вакытында ул нык үсеш алган һәм күп медаль китерә торган спорт төрләренең берсе булган", - ди Красных.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса