Их, җиләкле җәйләре
Халкыбыз юкка гына шулай дип җырламыйдыр инде... Узган ялларда туган якның хуш исле болыннарында ауный-ауный җиләк җыймаган бер генә кеше дә калмагандыр. Калса да, җитди сәбәпләр аркасында гынадыр, мөгаен. Гомерендә бер тапкыр җиләк җыеп, хуш исле мәтрүшкә өзеп алган кеше өйдә чыдап ята диме соң! Баз тулы җиләк кайнатмасы булса...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Биек үлән арасында посып яткан эре-эре җиләк тәлгәшләре әле дә кызарып бетә алмый, ә тау битләрендә алар кып-кызыл булып, учма-учма тезелешкән дә, "Мине ал, мине ал!" дигәндәй, ерактан ук ымсындырып тора. Чалгы белән чабып алырдай җир-ләре дә бар, билләһи! Җиләкнең күплегеннән беркавым каушап куясың: кул кайсына үрелергә белми аптырый. Читтәгеләре, үчекләгәндәй, һаман сине ымсындырып, күз кыскалый кебек: җилдә талгын гына тирбәлешеп, бер җайга иелә-бөгеләләр. Алары тагын да эрерәк, баллырак кебек... Әнә шулай алданып, чиләк төбен озак кына күмә алмый болын уртасында йөрисең. Сирәк-мирәк үскән куаклыкларда кошлар чут-чут килә: кайсы бала очыра, кайсы җим табып кайта да, тырышып-тырышып, нәниен үз янына чакырырга керешә! Әнә шундый гүзәллектән ничек аерыласың да, ничек итеп тынчу фатирыңда ятасың ди?!
Ни кызганыч, җиләк сезоны тиз үтә шул, хәер, шушы көннәрдә шифалы яңгырлар явып узды әле. Димәк, җиләк сезоны тагын берничә көнгә озая дигән сүз. Шуңа күрә әле җиләк җыярга өлгермәгәннәр өчен дә андый мөмкинлек бар, аны кулдан ычкындырмагыз. Бәрәкәтле ризыклар булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа