11 июль 2013 яңалыклары
-
Эсседән баш чатный...
Кыш көннәрендә зарыгып-сагынып көтеп алган ямьле җәйнең бүгенгедәй эссе көннәре кем өчендер шактый ук кыенлык та китерергә мөмкин. Ачык кояшта, кызган һавада озак торудан эссе сугу, тән пешү, организмның сусызлануы кебек бәла килеп чыгуы ихтимал. Хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәс өчен җәйге челләдә үз халәтегезгә, кәефегезгә игътибарлырак булу сорала.
-
Үз эшенә һәркем җаваплы карарга тиеш
Бөгелмә шәһәре мэры, район башлыгы Илдус Касыймов җитәкчелегендә үтеп киткән ягу сезоны нәтиҗәләре турында утырыш булып узды. Анда быелгы ягу сезонының өзеклекләрсез һәм авариясез үткәнлеге ассызыклап үтелде.
-
Яңалыклар
Изге Ураза бәйрәме тамырлары тирән тарихлы 9 июльдә РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлады, дип хәбәр итә Россия Президенты матбугат хезмәте. "Бүген бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае башланды. Изге Ураза бәйрәменең тарихы тирәндә, ул сабыр булырга һәм изгелек кылырга, кешеләр турында кайгыртырга кирәклеген...
-
Их, җиләкле җәйләре
Халкыбыз юкка гына шулай дип җырламыйдыр инде... Узган ялларда туган якның хуш исле болыннарында ауный-ауный җиләк җыймаган бер генә кеше дә калмагандыр. Калса да, җитди сәбәпләр аркасында гынадыр, мөгаен. Гомерендә бер тапкыр җиләк җыеп, хуш исле мәтрүшкә өзеп алган кеше өйдә чыдап ята диме соң! Баз тулы җиләк кайнатмасы булса...