Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты” конкурсның җиңүчеләре билгеле

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 8 кеше катнашты. Конкурска 5 февраль дүшәмбе көнне йомгак ясалды. Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде: "Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) һәм "Новинка" кулинария кибетләренең ВКонтактедагы төркеме (https://vk.com/kulinaria_novinka) белән дус булырга; Тавыш бирүче...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 8 кеше катнашты. Конкурска 5 февраль дүшәмбе көнне йомгак ясалды.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде:
"Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) һәм "Новинка" кулинария кибетләренең ВКонтактедагы төркеме (https://vk.com/kulinaria_novinka) белән дус булырга; Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дигән комментарий калдырырга

Конкурска йомгак ясаганда, без конкурсантларның шушы шартларны үтәү-үтәмәүләрен тикшереп чыктык һәм бераз гаҗәпкә дә калдык, чөнки күп җанатарлар конкурс шартын үтәмәгән булып чыкты. Алар безнең "Бөгелмә авазы" төркемендә тормыйлар. Димәк, мондый кешеләр калдырган комментарийлар дөрес дип саналмый.

Шулай итеп, барлык шартларны үтәгәннәр арасында, түбәндәгеләр җиңүче дип табылдылар:

1 нче урында - Аделина Гарифуллина (75 тавыш)

2 нче урында - Гөлнара Хуҗина, Бөгелмә (70 тавыш)

3 нче урында - Ләйсән Галләмова, Бөгелмә (50 тавыш)

Җиңүчеләр фотобәйгенең спонсоры, "Новинка" кулинария кибетләре сертификатларын Карл Маркс урамы, 32 нче йорт адресында урнашкан редакциябезгә килеп алырга мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса