Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Җиң сызганыр чак: уракка төштеләр

"Подгорный" җәмгыяте - Бөгелмә районында алдынгы хуҗалыкларның берсе. 2015 ел уңышын җыярга биредә бер атна элек керешкәннәр.

Хуҗалыкның 20 эшчесе иртәнге 7дән алып, төнгә кадәр басуда эшли. Алар 7,3 мең гектар җирдә үскән ашлыкны кыска вакыт аралыгында җыеп алу өчен ашыга. Авыл хезмәтчәннәре арасында ялланып эшләүчеләр дә бар. Владимир Севостьянов (рәсемдә) - шундыйларның берсе. Ул Бөгелмә шәһәреннән килеп эшли. "Подгорный" хуҗалыгына пенсиягә чыккач килә. Инде икенче елын урак өстендә "Акрос" комбайнын иярли. Көненә ул 30 гектар җирдән уңыш җыя. "2015 елгы уңыш былтыргысыннан аерыла, быел азрак. Гектарыннан 15 - 16 центнер тирәсе көзге бодай җыеп алабыз. Узган ел 18әр центнер чыккан иде. Булганына шөкер итәбез, һава торышы гына уңай торсын, вакытында җыеп алсак, шуңа рәхмәт инде", - ди.
Районның баш агрономы Дамир Мәһдиев сүзләренә караганда, уңышның түбәнрәк булуы һава шартларына бәйле. Июнь аендагы корылык бодайның формалашкан чорына туры килгән, шунлыктан сабан бодаеның уңышы, узган ел белән чагыштырганда, кимрәк булыр дип фаразлый ул.
Быел Бөгелмә районы аграрийлары, көннәр яңгырлы тору сәбәпле, уракка бер атнага соңга калып чыкты. Шуңа да карамастан, авыл хезмәтчәннәре
2015 ел уңышын вакытында җыеп алырга планлаштыра. Уҗым бодаен игенчеләр 10 көн эчендә ындыр табагына китереп бетерергә ниятли.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 7 комбайн эшли. Быел көзге бодай 1,8 мең гектар мәйданга чәчелгән. Хәзер басуда эшнең кызган чагы. Җыелган ашлыкны ындыр табагына ташыйлар. Бөртеклеләрне ачык җирдә җилләтәләр һәм, сортларга аерып, чистартып, элеваторга озаталар.
"Подгорный" хуҗалыгы белән беррәттән, уракка районыбызның "Агропродукт" һәм "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыятьләре дә төште. Хәзерге вакытта районда 82 комбайн исәпләнә. Һәр комбайнга 620 гектар җирдән уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычы куела.
Җаваплылыгы чикләнгән "Агропродукт" җәмгыятендә өстәмә рәвештә тагын 20 данә ашлык җыю техникасы сатып алырга ниятләп торалар. Бүгенге көнгә Бөгелмә районында уҗым һәм сабан культуралары 309,7 гектар мәйданда чәчелгән, шуларның 34 578,7 гектары - язгы сабан культуралары, 7 731 гектары
- узган көздә чәчелгән уҗым басулары. Техник культуралар мәйданның 7 368 гектарын били.
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса