Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

Хезмәттәшләребез Ләйсән һәм Руслан Йосыповлар гаиләсендә зур шатлык - 20 гыйнвар көнне аларның уллары туды. Бала гаиләдә һәрвакыт зур дулкынлану белән көтеп алына. Беренчесе - бигрәк тә. Бәхете, шатлыгы, куанычы, төкле аягы белән килсен ул якты дөньяга. Киләчәктә әти-әнисенең мактанычы, горурлыгы, милләтебезнең асыл егете булсын дигән теләктә калабыз. Яшь әти-әнине...

Хезмәттәшләребез Ләйсән һәм Руслан Йосыповлар гаиләсендә зур шатлык - 20 гыйнвар көнне аларның уллары туды. Бала гаиләдә һәрвакыт зур дулкынлану белән көтеп алына. Беренчесе - бигрәк тә. Бәхете, шатлыгы, куанычы, төкле аягы белән килсен ул якты дөньяга. Киләчәктә әти-әнисенең мактанычы, горурлыгы, милләтебезнең асыл егете булсын дигән теләктә калабыз. Яшь әти-әнине ихластан тәбрик итәбез.

Бәби туды, нинди шатлык бүген!
Җиткерәбез ихлас теләкне:
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.

Ике канат булсын иңнәрендә -
Әти белән газиз әнисе.
Кояш кебек балкып торсын йөзе,
Саулык бирсен таза гәүдәсе.

Бүген әле сабый… Киләчәктә
Өметләрне сезнең акласын.
Гадәтләрне отып, күркәм эше белән
Олы тормыш юлын атласын!

"Бөгелмә авазы" газетасы хезмәт коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса