Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Халыкны социаль яклау – безнең төп бурыч

Республикада бүгенге көндә 15 меңнән артык социаль хезмәткәр, өлкәннәргә, инвалидларга, гаиләләргә, хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итүче социаль педагоглар эшли. Безнең бөгелмәләрнең иң актуаль проблемаларын чишүдә 275 шундый хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Алар шәһәр һәм районның социаль яктан тотрыклы үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бездә ярдәмчел, үз һөнәрләрен яратып башкаручы, чит кеше...

Татьяна КУПЧЕ,
БМР халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы алты социаль хезмәт һәм учреждениене үз эченә ала. Социаль гарантияләр рамкаларында халыкны социаль яклау һәм хезмәт күрсәтү социаль яклау системасының төп өлеше булып тора. ТРның "Халыкны адреслы социаль яклау турында"гы Законы гражданнарның аерым категорияләрен, балалы гаиләләрне социаль яклауның конкрет чараларын билгеләде. Программага ярашлы рәвештә, натураль ташламаларны акчалата эквивалентка алыштыру буенча тиешле норматив һәм методик база булдырылды. Бүгенге көндә 60164 бөгелмәле субсидияләр, компенсация түләүләре, пособиеләр рәвешендә 126,7 миллион сум күләмендә социаль ярдәм ала. Бөгелмә муниципаль районында яшәүче халыкның 55 процентка якыны ташламаларга һәм социаль гарантияләргә булган хокуклардан файдалана.

Агымдагы елда гына да 66 меңнән артык кеше адреслы социаль һәм консультация ярдәме алды, социаль тернәкләндерү һәм адаптация үтте.
Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау мәгълүматларының тулы банкы булу һәм мәгълүмати технологияләрнең соци-
аль яклау өлкәсенә үтеп керүе аерым категория гражданнарны социаль яклауның барлык төрләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Яңа социаль
технологияләрне, социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формаларын кертү көндәлек практикага әверелде. Район үзәкләреннән читтә урнашкан торак пунктларга хезмәт күрсәтү максатында, белгечләрнең комплекслы бригадалары, "Ата-аналар академиясе" гаилә тәрбиясе проекты һ.б. оештырыла.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләре базасында 20дән артык республика, шәһәр комплекслы программалары тормышка ашырыла.
Өлкәннәр, инвалидлар, балаларны социаль яклауда волонтерлар һәм иреклеләр хәрәкәте, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләрнең катнашуы киң үсеш алды. Апрель аенда "Весенняя неделя добра" исеме астында үткәрелгән ирекле акция рамкаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 17 ирекле инициатива тормышка ашырылды. Анда төрле формадагы 20дән артык учреждение һәм предприятие, 607 ветеранга ярдәм күрсәтү өчен 404 ирекле кеше катнашты.

Социаль яклау хезмәте даими төстә эшнең оптималь формаларын һәм методларын эзләүдә дә эшли. Персоналның югары дәрәҗәдә эшләвенә ирешү максатында, кадрларның белемен күтәрүдә даими эш алып барыла. Узган елда 24 белгеч үз белемен күтәрсә, 18 кеше исә югары белем программасы буенча укыды. Кыскасы, халыкны социаль яклау хезмәте дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмгә өстәмә рәвешендә киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Бу - безнең шәһәрнең күптән килгән традициясе.

Рәсемдә: Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан 4 июньдә Казанда узган тантанада БМР халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Т.Купче
I урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса