Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Гомер үтә аккан сулар кебек...

15 гыйнвар көнне мәркәзебез Казанның филармония концертлар залында якташыбыз, милләтебезнең моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Шакир кызы Насыйрованың гомер бәйрәменә багышланган юбилей концерты булып узды. Тантаналы концерт залында алма төшәрлек тә урын юк, халык белән шыгрым тулы иде. Безгә, Карабаштан җирле хакимият башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров, Бөгелмә Татар...

15 гыйнвар көнне мәркәзебез Казанның филармония концертлар залында якташыбыз, милләтебезнең моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Шакир кызы Насыйрованың гомер бәйрәменә багышланган юбилей концерты булып узды. Тантаналы концерт залында алма төшәрлек тә урын юк, халык белән шыгрым тулы иде.
Безгә, Карабаштан җирле хакимият башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров, Бөгелмә Татар мәдәният үзәгеннән Флюра Шәрипова, Эдуард Гафиятуллин, Фәния Суховага, Бәширә Насыйрованың якташлары буларак, зур кадер-хөрмәт күрсәттеләр, дәрәҗәле кунаклар рәтеннән кабул иттеләр.
Сүз уңаеннан, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. "Бөгелмә халкының олы рәхмәт хисләрен ирештерегез Бәширәгә", - дип, безне Казанга, машина юллап, нәкү менә ул озатып җибәрде.
Бәширәбезнең концерт программасы югары зәвык белән, профессиональ югарылыкта, үтә дә милли яссылыкта, һәрбер йөрәккә үтеп керерлек итеп әзерләнгән иде.
Юбиляр якташыбыз, гадәттәгечә, һәрбер җырын шул тиклем милли аһәңнәр, милләтебезгә генә хас булган бормалышлар белән бизәп башкарып, тамаша залында утырган һәр кешенең күңел кылларын кузгатты, көчле алкышларга күмелеп, дан һәм шөһрәт диңгезендә тибрәлде.
Концерт программасын, яшь кенә булуына карамастан, республикабызда тел осталыгы һәм чибәрлеге белән танылып өлгергән Замирә Гәрәева алып барды. Бәширәбез белән парлап җырлаучы (вокаль дуэт) егетләребез: Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Татарстан телевидениесе йолдызы Илдар Кыямов, яшь җырчы Алмаз Хәсәнов ямь өстенә ямь өстәделәр, юбиляр җырчыны хатын-кыз алиһәсе югарылыгына күтәрделәр. Афәрин егетләр! Безнең якташыбызны шулай күкләргә күтәреп зурлаганыгыз өчен Ходай үзегезне зурласын!
Өч сәгать барган концерт дәвамында "моңнар алиһәсе" диеп зурланган якташ җырчыбыз, Бәширәбез, олау-олау бүләк ителгән затлы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.
Без якташларыбыз исеменнән Бәширә Шакир кызы Насыйрованы сәхнәгә менеп котладык. Бөгелмәнең рәхмәтле халкы исеменнән алып килгән сәламнәребезне җиткердек, районыбыз башлыгы Ленар Закиров тарафыннан юлланган Рәхмәт хатын һәм затлы бүләк тапшырдык.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бәширәбезнең һәр башкарган җыры халыкның йөрәгенә үтеп керә, күңтелендә кала, яшәргә дәрт, өмет һәм нур өсти. Бөгелмә халкы сөекле якташының шулай, милләтебезнең тиңдәшсез җырчысы булып, әле озак еллар буена зур сәхнә тотуын тели.
Флюра ШӘРИПОВА,
Татар мәдәният үзәге җитәкчесе,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Милләтебезнең сөекле җырчысы Бәширә Насыйрованы юбилее уңаеннан безнең "Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы да ихлас котлый.
Гомер буе моңлы сандугач булып сайраган җырчыбыз белән ул олы сәхнәгә чыккан чордан ук якыннан аралашып яшәгән елларны әле дә сагынып искә алабыз. Безнең газета да ул елларда яңа аякка басып килүче сабый бала хәлендә иде. Профессиональ сәхнә әһеле булып танылган, халык арасында бик тә популяр җырчының, газетабыз бәйрәмнәренә махсус кайтып, чыгыш ясаулары безнең өчен мәртәбә, укучыбыз өчен зур шатлык иде. Бер милләт балалары буларак, халкыбызга хезмәт итү юлында алга таба да бер-беребезгә рухи терәк булып яшәргә язсын! Уңышлар Сезгә, Бәширә ханым!
Хөрмәт белән, редакция коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса