Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Гөлбакча ясаучы Гөлчәчәк

Тын гына исүче җылы җил, елмаеп торган кояш, моңлы итеп сайраучы кошлар, күк күкрәп яуган яшенле яңгыр - болар барысы да җәй гүзәллеге. Ә матурлык, гүзәллек, сафлык сөючеләр бу ел фасылында тагын да арта. Җәй үз экваторын узып китсә дә, матурлыгын әле югалтмады. Мин моны Гөлчәчәк Нуретдинова бакчасына килеп керү...

Тын гына исүче җылы җил, елмаеп торган кояш, моңлы итеп сайраучы кошлар, күк күкрәп яуган яшенле яңгыр - болар барысы да җәй гүзәллеге. Ә матурлык, гүзәллек, сафлык сөючеләр бу ел фасылында тагын да арта.

Җәй үз экваторын узып китсә дә, матурлыгын әле югалтмады. Мин моны Гөлчәчәк Нуретдинова бакчасына килеп керү белән аңладым. Бөтен дөнья шау чәчәктә - сокланып туеп булмый. Сап-сары лилияләр, кып-кызыл яран гөлләре... Бу матурлык турында сөйләп торсалар да, үз күзләрең белән күрүгә ни җитә... Әлеге хозурлыкны күрүгә, сөекле Тукаебызның "Шүрәлесе"ннән түбәндәге юллар искә төште:

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр...

Гөлчәчәк Нуретдинова -- 38 ел буена нефтьче булып эшләгән кеше. Тумышы белән үк табигатькә гашыйк.

-- Мин шәхси йортта туып-үскән кеше, шуңа да бакчасыз тормышымны күз алдына китерә алмыйм, -- дип сөйли ул. Бу, чыннан да, шулай. Гөлчәчәк ханымның теплицасы яшелчә белән тулган: кыяр-помидорлар, болгар борычы, ә бакчасында кура җиләге пешкән.

Чәчәкләр темасы -- Гөлчәчәк Нуретдинова өчен аерым тема. Иң яраткан чәчәкләре яран гөле икән.

-- Алар минем күңелемне кыш көне дә күтәреп тора, ә җәйләрен менә бакчада дүрт ай дәвамында күзне иркәли, күңелне куандыралар, -- дип сөйли ул.

Ут-күршесе Светлана Смирнова да Гөлчәчәк ханымнан калышмый. Аның бакчасы да -- аллы-гөлле чәчәктә. Светлана ханым гомер буена балалар йортында тәрбияче булып эшләгән.

-- Матурлыкка мин кечкенәдән гашыйк, әнием дә, әтием дә чигү чигәләр иде. Аннары балалар белән эшләдем, рәсемнәр ясадым, хәзер күңелем чәчәкләр белән бәйләнде, -- ди ул.

Гөлләргә күмелеп яшәүче бу искиткеч ягымлы ханымнар белән аралашкач, шуңа инандым, аларның икесен дә күңелләрендә булган ягымлылыгы, яхшы кеше булулары бәйли. Юкка гына Гөлчәчәк ханым: "Минем тормыш кредом: "башкаларга мөмкин кадәр яхшы тойгылар тарату, ягымлы булу", -- дип сөйләми. Кешеләргә ягымлы караш белән караган, бары тик уңай мөнәсәбәттә генә булган затларның күңелләре генә түгел, бакчалары да чәчәккә, гүзәллеккә күмелгән шул. Бөгелмәдә шундый кешеләр күбрәк булса, мөгаен, шәһәребез гөлбакчага әйләнер, ә якташларыбыз тагын да мәрхәмәтлерәк, сөйкемлерәк булыр иде...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса