Еллар имин булсын!
Яңа ел ялларыннан соң, 9 гыйнвар көнне хакимият бинасында оешма-предприятие җитәкчеләре тәүге киңәшмәгә җыелдылар. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотосы.
2014 елның беренче эш көне шулай башланып китте. Шәһәр һәм районда Яңа елны каршылау, Раштуа бәйрәмнәре күркәм генә уздылар. Бу көннәрдә явым-төшемнең күп булуы сөендерә, бигрәк тә авыл агайлары мул уңышка нигез салына дип фаразлыйлар. Шул ук вакытта шәһәрдә карның күп булуы коммуналь хезмәтләр өчен авырлыклар тудыра: җәяүлеләр сукмаклары моңа кадәр тулысынча чистартылмаган. Әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга кирәклеге көн кебек ачык.
Ни кызганыч, хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә җинаять кылу очраклары да күзәтелгән һәм алар спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ике граждан алган яралардан Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә җан тәслим кылган. Шунысы аяныч, янгын куркынычсыз-
лыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында, 2005 һәм 2008 елгы балалар /Бөгелмә шәһәре, Энгельс урамы, 5 нче йортта яшәгәннәр/ ис газыннан агуланудан Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә якты дөнья белән хушлашканнар.
Калган хезмәтләр бу көннәрдә гадәти режимда эшләүләрен белдерделәр. Яңа елда имин көннәр генә булсын иде дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа