Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Электр счётчигы булмаса, санкцияләр кулланыла башлаячак

2017 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 29 июнендә кабул иткән 603 нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, исәпкә алу приборы булмаган очракта электр энергиясе өчен түләүне исәпләгәндә кулланыла торган күрсәткечне күтәрү коэффициенты үзгәрде. Гамәлдәге Закон нигезендә, счётчиклары булмаган кешеләр электр энергиясе өчен 50 процентка артыграк түли башлыйлар. Исегезгә төшерәбез,...

2017 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 29 июнендә кабул иткән 603 нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, исәпкә алу приборы булмаган очракта электр энергиясе өчен түләүне исәпләгәндә кулланыла торган күрсәткечне күтәрү коэффициенты үзгәрде. Гамәлдәге Закон нигезендә, счётчиклары булмаган кешеләр электр энергиясе өчен 50 процентка артыграк түли башлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, "Энергияне саклау турында"гы 261 нче Федераль Закон таләпләре нигезендә, электр энергиясен кулланучыларның барысы да үз торакларын 2013 елның 1 июленә кадәр үк үлчәү чараларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән, 2.0 һәм аннан югарырак төгәллек классына караган приборлар белән тәэмин иткән булырга тиешләр иде.

Күтәрү коэффициенты кайсы очракларда кулланылачак?

1. Техник мөмкинлекләр була торып та, исәпкә алу приборлары урнаштырылмаган булса.

2. Сафтан чыккан прибор өч ай эчендә торгызылмаган булса.

3. Өч тикшерү барышының икесендә коммуналь хезмәтләр башкаручысы исәп приборын тикшерү өчен керә алмаса.

"Татэнергосбыт" АҖ барлык торак хуҗаларына да электр энергиясен исәпкә алуның индивидуаль приборын урнаштырырга киңәш итә. Счётчик булмаса, 2017 елның июленнән электр энергиясе өчен түләү хакын исәпләгәндә 1,5 коэффициенты кулланыла башлаячак.

Электр энергиясе өчен түләү квитанцияләрендә кешеләр яңа графа күрәчәк, прибор булмаган очракта, анда әлеге коммуналь хезмәт өчен түләү суммасының артканлыгы чагылдырылачак.

Счётчик куйдыру өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Электр энергиясен исәпләү өчен кулланыла торган приборның сафтан чыкканын алыштыру, яисә яңаны куйдыру өчен "Татэнергосбыт" җәмгыятенә яки махсус оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сорауларыгыз туа калса, 8-800-200-25-26 телефоны аша "Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыятенең контакт үзәгенә (Татарстан Республикасы буенча шылтырату бушлай башкарыла), яисә Компаниянең клиентларга хезмәт күрсәтү территориаль офисына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса