“Ел азагына кадәр төзеп бетерергә!”
Бөгелмә муниципаль районында төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программалары тормышка ашырыла башлады. Безнең район 32 программаның 26сында катнаша. Шул рәвешле, 2016 елда 74 күпкатлы йорт төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар йортларның түбәсен, инженерлык системасын яңарта. Ә төзелеш өлкәсенә килгәндә, быел Бөгелмә муниципаль районында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен...
Бөгелмә муниципаль районында төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программалары тормышка ашырыла башлады. Безнең район 32 программаның 26сында катнаша. Шул рәвешле, 2016 елда 74 күпкатлы йорт төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар йортларның түбәсен, инженерлык системасын яңарта. Ә төзелеш өлкәсенә килгәндә, быел Бөгелмә муниципаль районында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен торак, социаль ипотека буенча ятимнәргә һәм ветераннарга фатирлар бирү күздә тотыла. Моннан тыш, ике авылда -- Ефановка белән Зеленая Рощада фельдшер-акушерлык пунктлары һәм Батыр авылында яңа клуб торгызу планлаштырылган.
Бүгенге көндә социаль ипотека буенча төзелә торган йортларда (бу - Совет урамы белән Циолковский урамындагы йортлар) актив эш алып барыла. Совет урамындагы йортны "Арслан" җәмгыяте торгыза. Аның директоры Миннәхтәм Галиев сүзләренә караганда, 9 катлы 52 фатирдан торган йорт ел азагына эксплуатациягә тапшырылачак. Төзелеш эшләре инде 28 процентка үтәлгән. Төзүчеләр җиң сызганып йортның стенасын күтәреп килә. Бу йорттан бөгелмәләр фатир ачкычларын ипотека нигезендә кулга алачак. Ә менә Циолковский урамындагы йорттагы фатирларны сугыш ветераннары һәм ятимнәр көтә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Совет урамында төзелә торган йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа