Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Егет солтаны

20 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап ел саен уздырыла торган традицион "Егет солтаны" бәйгесе узды.

Регина КӘЛИМУЛЛИНА,
Татар мәдәният үзәге
сәнгать җитәкчесе.


Финалга шәһәр-район мәктәпләрендә барган бәйгеләрдә сайлап алынган иң лаеклы 9 егет чыкты. Алар татар телендә үзләре һәм гаиләләре белән таныштырырга һәм шулай ук 2014 ел, Мәдәният елы буларак, алар фикеренчә, ничегрәк узар икән дип күзаллауларын тасвирлап бирергә тиеш иделәр.

Бәйгенең икенче өлеше, гадәттәгечә, егетләрнең яраткан ярышы - тизлеккә автомат сутеп җыю булды. Ә инде өченче өлештә егетләр үзешчән сәнгать өлкәсендә үзләренең сәләт-ләрен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, быел бу бәйге төрлелеге белән аеруча кызыклы булды: биюләр, баянда уйнау, актёрлык
осталыгын күрсәтү, сәнгатьле итеп шигырь уку, һәм, мәртәбәле жюри да билгеләп үткәнчә, югары дәрәҗәдә битбокс башкару да булды (бу чыгышы белән Айдар Вәлиев барысын да таң калдырды).

Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча быел "Егет солтаны" исеменә Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Марат Сабуров лаек булды.
Калган егетләрнең дә осталык-сәләтләре тиешле бәя алды: Камил Идрисов (3 нче мәктәп) - "Талант иясе"; Талих Кулиев (4 нче мәктәп) - "Милләтпәрвәр егет"; Айрат Габдрахманов (9 нчы мәктәп) - "Милли егет"; Айнур Галәветди нов (12 нче мәктәп) - "Сөйкемле егет"; Алмаз Әхмәров (1 нче мәктәп) - "Иң җитез егет"; Рамил Сафиуллин (2 нче лицей) - "Баһадир егет"; Айдар Вәлиев (кадет мәктәп-интернаты) - "Тамашачы мәхәббәтен яулаган"; Илдар Нуруллин (Карабаш 2 нче мәктәбе) "Итагатьле егет" булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса