Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Дөньядагы иң гүзәл зат” бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 12 пар катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - дөньяның иң гүзәл заты булырга лаеклы кызлар һәм ханымнар. Шулай итеп, 27 март көнне конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алды,...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 12 пар катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - дөньяның иң гүзәл заты булырга лаеклы кызлар һәм ханымнар. Шулай итеп, 27 март көнне конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алды, аңа бүген йомгак ясалды.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк иде:

  1. "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркеме һәм "Бөгелмә авазы" бите белән дус булырга;
  2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Дөньядагы иң гүзәл зат" дигән комментарий калдырырга.

Әйе, конкурска йомгак ясаганда без конкурсантларның шушы шартларны үтәү-үтәмәүләрен тикшереп чыктык һәм бераз гаҗәпкә дә калдык. Күп җанатарлар конкурс шартын үтәмәгән һәм безнең - "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркемендә тормыйлар. Димәк, мондый кешеләр калдырган комментарийлар дөрес дип саналмый.

Шулай итеп, барлык шартларны үтәп калдырылган комментарийлар саны буенча:

1 нче урында - Зилә Мәгъсумова (39 тавыш)

2 нче урында - Ксения Богданова (29 тавыш)

3 нче урында - Сабина Гафорова (24 тавыш)

Кызлар-йолдызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иртәгә, 15 март көнне, 15.00 сәгатьтә бүләкләрен тапшыру өчен редакциядә көтеп калабыз.

Аларны фотобәйгенең спонсоры - "Алина" матурлык салоныннан (Гафиятуллин урамы, 40 нчы йорт) бик шәп бүләкләр: 1 нче урынга - 1 500лек, 2 нче урынга - 1 000лек, 3 нче урынга 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса