Берлек кайда – көч шунда
Үткән шимбәдә, 25 август көнне шәһәр һәм районыбыз халкы Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмә шәһәре көнен зурлап билгеләп үтте. Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан шәһәрнең төрле җирләрендә бәйрәм чаралары оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары күңелләренә хуш килгән чараларда катнашты, төрле чыгыш ясаучыларны тамаша кылды, рухи азык...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.
Күркәм бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар да чакырулы иде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, РФ Хәрби Фәннәр Академиясе профессоры, РФ Космонавтика академиясе әгъза-корреспонденты Вячеслав Мелешко, Мәскәү өлкәсе Ногинский муниципаль районы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар шундыйлардан булдылар.
Тантаналы чаралар "Мәңгелек ут" мемориалы янында башланып китте. Биредә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, килгән кунаклар белән бергәләп, илебез тарихындагы дәһшәтле вакыйгаларны искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында бәйсезлегебезне яклап һәлак булганнарны яд иттеләр, алар рухына дога кылдылар, "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салдылар. Әйе, бүгенге аяз күк йөзебез, тыныч тормышыбыз, бәйрәмнәребез өчен, һичшиксез, сугыш елларында гомерләрен дә кызганмаган батырларыбыз, тылда тырыш хезмәт итеп, фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торганнарны, шундый бергәлек нәтиҗәсендә генә һәм зур югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү турында һәрдаим искә алып тору кирәклегенә ачык мисал булды әлеге чара. Бу мизгелләрдә: "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел", - дигән халык әйтеме күпләрнең күңелендә булгандыр дигән тәэсир калды.
Аннан соң әлеге бәйрәм көннәрендә бер ел дәвамында эшләнгән эшләргә бер төсле йомгак та ясала, ягъни узган елгы бәйрәмнән алып, бүгенге көнгә кадәр нинди яңа җитештерү тармаклары, нинди яңа социаль объектлар сафка бастырылганлыгына да нәтиҗә чыгарыла. Шул ук вакытта әле яңа гына төзелгәннәрен ачу тантаналары үткәрелә. Менә быел да "Мәңгелек ут" мемориалыннан кунаклар районыбызның Березовка муниципаль берәмлегендәге Таллы Бүләк авылына юл тоттылар. Биредә, авыл халкы сәламәтлеген саклау максатыннан, фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган. Мондый куанычлы вакыйга уңаеннан авыл халкы, дәррәү кубып, өр-яңа медпунктны ачу тантанасына җыелган иде. Шулай булмый ни, юк кына йомышың төшсә дә, һаман саен Бөгелмәгә барып йөрү бик ансатлардан түгел шул. Монда исә якында гына - теләсәң рәхим итеп кер дә, шәфкать туташы тиешле күрсәтмәләрен, кирәк булганда даруларын бирер, дәвасын билгеләр. Хәер, әлеге вакыйга уңаеннан тәбрикләү сүзендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов: "Таллы Бүләк авылында яшәүче бар халыкны әлеге сәламәтлек саклау үзәге ачылу белән тәбрик итәм. Әмма сезгә әлеге медпункт ишекләрен авырулар буларак түгел, ә сәламәтлегегезне ныгыту өчен, ягъни профилактика максатыннан гына атлап керүегезне теләп калам" - диде. Шуннан тантаналы шартларда кызыл тасма киселде, килгән җәмәгать бина эченә агылды. Чыннан да, иркен, якты, уңайлы итеп эшләнгән сәламәтлек саклау үзәгендә биредә яшәүче халыкка көндәлек хезмәтләр күрсәтелер дигән ышаныч ныгыды. "Хәерле сәгатьтә!" дигән теләк һәммә кешене биләп алды.
Кече һәм урта бизнесны үстерү шәһәр, район җитәкчелеге үз алдына куйган хәл итәсе бурычларның берсе булып тора. Әлеге мәсьәләне уңай хәл итү максатыннан эзлекле эш алып барылуын ассызыкларга кирәк. Аның бер мисалы булып бәйрәм көнне Бөгелмәнең Базовая урамында урнашкан пластик тәрәзәләр эшләп чыгару цехында эшләрнең торышы белән танышу торды. "Русь" фирмасы инде пластик тәрәзәләр базарында яхшы таныш анысы, күп кенә якташларыбыз торак йортларындагы тәрәзәләрен нәкъ менә шушы җәмгыятьтә яңарта, әмма монда хикмәт башкада шул. Инде оешкан һәм билгеле бер эзгә төшеп эшли башлаган җәмгыятьне торгынлыктан саклап калу, үстерү үзенә күрә бер осталык сорый. Әлеге эшне оештырып җибәргән җитәкче Виктор Полканов бу яктан бик маһир булып чыккан. Көчле конкуренция шартларында ул җитәкләгән оешма югалып калмаган, ә яңа технологияләр кертү бәрабәренә тагын да көчәйгән, үсештә ул бүген. "Барлык операцияләр диярлек автоматлар тарафыннан башкарыла. Без яңа техниканы Төркиянең "Морат" фирмасы белән килешү нигезендә алдык.
Ул пластик тәрәзәләр эшләп чыгаруда дөньяда иң танылган фирмаларның берсе булып санала. Әлбәттә, мондый колач белән эшләп китә алырбыз микән дигән шик бар иде башта. Әмма шәһәр һәм район җитәкчелегенең һәрдаим ярдәмен тою безгә бу куркулардан арынырга ярдәм итте, эшләребез алга китте. Зур рәхмәт барыгызга да!" - диде җитәкче тантанага килүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Аннан соңгы очрашу республикабызның төзелеш өлкәсендә яхшы таныш булган "ПСБ" фирмасының яңартылган сәүдә үзәгендә булды. Кунакларны биредә "ПСБ компанияләр төркеме" генераль директоры Шамил Булушев, "ПСБ" сәүдә йорты директоры, шәһәр Советы депутаты Тимур Булушев каршы алдылар. Әлеге оешма эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеген хәйрия өлкәсендәге игелекле гамәлләре белән дә чиратлаштырып бара. Бу көнне дә сәүдә йортын ачу тантанасына килгәннәр әлеге изге эшнең шаһитлары булдылар. Тимур Булушев аз керемле күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. "ПСБ" сәүдә компаниясе укучы балалар арасында конкурс игълан иткән булган икән. Анда катнашучылар, әлеге компанияне рекламалап рәсем ясаучылар аерым бүләкләнде. Аннан соң җыелган җәмәгать сәүдә залларына үтте, анда үзләренең күңелләренә хуш килгән әйберләр: квартир, йортларда ремонт өчен төрле кораллар, башка җиһазлар сатып алырга ашыктылар. Мөлаем сатучылар аларга барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып, кирәкле булган товарны алырга ярдәм итеп тордылар. Шулай итеп, яңартылган, заллары киңәйтелгән "ПСБ" сәүдә йорты үзенең яңа сатып алучыларын кабул итте, тулы көченә эшли башлады.
Шуннан соң тантаналы чаралар "Энергетик" стадионына килү юлында дәвам итте. Биредә кунакларны төрледән-төрле күргәзмәләр каршы алды. Менә бер урында ретро автомобильләр тезелеп киткән, ир-атлар, бигрәк тә малай-шалай шунда җыелган. Берсен-берсе уздырып, әлеге машиналар турында фикер алышалар, утырып карыйлар, кыскасы, алар күргәннәреннән нык тәэсирләнгәннәр. Арырак киткәч, кунакларны шәһәребез мәдәният учаклары вәкилләре каршы алды. Татар мәдәният үзәге артистлары, гадәттәгечә, бик кунакчыл булды. Чәк-чәктән авыз иттереп, сөтле чәй белән сыйлагач кына җибәрделәр мәртәбәле кунакларны. Менә шулай татар халкының киң күңелле икәнлеген тагын бер кат дәлилләде алар. Хәер, бу көнне башка милләт вәкилләре дә аерата рухланган иде, бәйрәм рухы иде ул.
Бу вакытта халык стадионда бәйрәм тамашасын манзара кылды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов аны тантаналы рәвештә ачык дип игълан итте. Җитәкченең тәбрикләү сүзләре көчле алкышларга күмелде. Шуннан соң хезмәт алдынгыларына хөкүмәт һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды. Җыелган халык алдында Республика һәм Шәһәр көннәрендә мондый бүләкләрне тапшыру инде бер матур традициягә әверелде дисәк тә була. Бу хәл исә бүләкләнүчеләр өчен дә, киләчәктә шәһәр һәм районыбыз данын күтәрүдә тырышып эшләүчеләр өчен дә ныклы этәргеч булып тора шул. Бәйрәмдә ел башында игълан ителгән "Минем Бөгелмәм" конкурсы җиңүчеләрен дә котладылар. Шунысы куанычлы, "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы "Синең кешеләрең, Бөгелмә" номинациясендә I урынга лаек булды. Газета хәбәрчесе Әлфия Салих кызы Мостафина исә "Чәчәккә күмелгән шәһәр" номинациясендә җиңүчеләр рәтендә иде. Диплом һәм бүләкләрне шәһәр һәм район башлыгы Илдус Касыймов тапшырды.
Ә стадионда бәйрәм кызганнан-кызды. Җыелган тамашачылар "Автородео" төркеменең шоу-программасын карап хозурландылар. Аннан соң эстафетаны эстрада артистлары үз кулларына алды. Бәйрәм чаралары кичке 9да фейерверк белән тәмамланды. Республика һәм Шәһәр көнендә халык менә шулай бергәләп, рәхәтләнеп ял итте. Монда өстәп шуны гына әйтергә була, халык мәкалендәге "Берлек кайда - көч шунда" дигән сүзләр тулысы белән расланды бу кичтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа