Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Чаллы – Бөгелмә арасы...

17 - 19 майда, Эшмәкәрләр көненә багышлап, республикабызның Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзалары бишенче тапкыр велосипед марафонына чыктылар.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат
җитәкчесе.
Автор фотолары.

Бизнесменнар марафоны быел маршрут чикләрен киңәйтте. Казанда старт би-релгәннән соң марафончылар, башта автобусларга утырып, Чаллыга юл тоттылар.

18 май көнне узышта катнашучылар Әлмәткә юнәлделәр. Юл уңаенда төшке ашка тукталдылар. 19 май көнне исә бизнесменнар Бөгелмәгә карап кузгалдылар. 9 нчы километрда аларны Татарстан Республикасының Кече һәм урта бизнес предприятиелә-ре ассоциациясе вице-президенты Шамил Булушев, Бөгелмәнең кече һәм урта бизнесны үстерү советы әгъзалары, шәһәребез велосипедчылары каршы алды.

Техника йорты каршындагы мәйданда тантаналы концерт карагач, марафонда катнашучылар шәһәр җитәкчелеге вәкилләре белән очраштылар. Аннары эшмәкәрләр яшьләргә мастер-класс күрсәтте.

Тулаем санаганда, марафончылар велосипедларында ике көн эчендә 11 сәгать дәвамында юлда булып, 170 километр ара уздылар. Марафонда катнашучыларның иң яшенә - 22, иң өлкәненә 60 яшь иде.

Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин билгеләп узган-ча, бөгелмәләрнең кунакчыллыгы һәркемнең дә күңеленә хуш килгән. Дөресен генә әйт-кәндә, биредә мондый зур бәйрәмне берәү дә көтмәгән булган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса