Бурычлар билгеләнде
Кичә Бөгелмә муниципаль районы сентябрь ае нәтиҗәләре киңәшмәсендә башкарылган эшләр турында отчет тотылды, алдагы айга бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эше күңелле мизгелләрдән башланып китте. Шушы көннәрдә 55 еллык юбилеен билгеләп үткән Бөгелмә механика заводы хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Завод директоры Сергей Мартынов БМР башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Автор фотосы. Озак...
Кичә Бөгелмә муниципаль районы сентябрь ае нәтиҗәләре киңәшмәсендә башкарылган эшләр турында отчет тотылды, алдагы айга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмә эше күңелле мизгелләрдән башланып китте. Шушы көннәрдә 55 еллык юбилеен билгеләп үткән Бөгелмә механика заводы хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Завод директоры Сергей Мартынов БМР башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Озак еллар буе Бөгелмә мәшгульлек үзәге директоры булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан Алексей Пеньковка ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, БМР башлыгы Рәхмәт хатлары, истәлеккә бүләк тапшырылды.
Газетабыз битләрендә шәһәребезнең 230 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "Бөгелмәм - газиз төягем" конкурсы җиңүчесе булып танылган Рәис Абдрахманов БМР башлыгы Илдус Касыймовның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк иясе булды /рәсемдә/. Болай зурлаганнары өчен җавап сүзендә ветеран шәһәр һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Тәҗрибәле аксакал җыелганнарга тәкъдимнәрен дә әйтте.
БМР башлыгы, шәһәр мэры сентябрь аенда булган мөһим эшләргә тукталды. Җитешсезлекләрдән җәмәгать транспорты эше, энергетикларның шәһәрдәге электр линияләрен чистартуы, ягъни агачларны кисүе әйтелде. Аларны хәл итү юлларын шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән бергәләп табарга кирәклеге әйтелде.
Алдагы айга төп бурычлар түбәндәгеләр: Халыкара өлкәннәр көнен /ункөнлеген/; Халыкара укытучылар көнен; Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре - Уңыш бәйрәмен лаеклы уздыру. Һәм, әлбәттә, кышка әзерлек мәсьәләләре, беренче чиратта, барлык йортларга да җылылык бирү көнүзәк хәл ителәсе бурыч итеп билгеләнде.
Оешма-предприятие җитәкчеләре эшләгән эшләре турында хисап тотты, айлык киңәшмә шулай үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа