Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Бугульма-РУНАКО” футбол командасы уңыш серләре белән уртаклаша

2018 елгы Татарстан Суперкубогы иясе “Бугульма-РУНАКО” футбол командасы уңыш серләре белән уртаклашты. Бөгелмә журналистлары өчен команда вәкилләре белән очрашу оештырылды.

Иң өлкәненә 46, иң яшенә 19. “Бөгелмә-РУНАКО” футбол командасында уенчыларның яшь аермасы әнә шундый. Шуңа да карамастан, алар бердәм һәм бергә! “Бары шул чакта гына уңышка ирешеп була”, – ди алар. 2018 елгы Татарстан Суперкубогы иясе “Бугульма-РУНАКО” футбол командасы уңыш серләре белән уртаклашты. Бөгелмә журналистлары өчен команда вәкилләре белән очрашу оештырылды. Анда команда тренеры Сергей Горшенин, начальнигы Александр Цыбизов, ... Александр Иванов, капитан Венер Яһудин һәм ярымсакчы Денис Зәйнуллин катнашты.

Тарихка күз салудан башлыйк. 2011 елда “БЭНЗ” заводына республика кубогы өчен кече футбол уйнарга тәкъдим ясала. Беренче катнашуларына карамастан, завод командасы икенче урынны алуга ирешә. Әлеге җиңү нигезендә завод җитәкчелеге илһамланып китә һәм зур футбол буенча Бөгелмә районы командасын оештырырга була. Шулай итеп 2012 елда нигез салынган команда бүгенге көндә инде 8 трофей иясе.

– Яңа сезонны “Бөгелмә-РУНАКО” командасы нинди кәеф белән башлап җибәрде һәм нинди максатлар куелды?

Александр Цыбизов: Җанатарларыбызга кызыклы уен күрсәтергә омтылабыз. Футболчыларыбыз акча өчен түгел, ә үзләренең футболга булган амбицияләрен канәгатьләндерер өчен уйный. Быелгы сезонны Суперкубокны алудан башладык, Татарстан Чемпионы исемен һәм Кубогын да алырбыз дип ышанып калабыз.

 Сергей Горшенин: Уенчыларыбыз тәҗрибәле. Без алар алдына җитти максатлар куябыз. Ничек буласын әлегә юрый алмыйбыз, ләкин шуны төгәл әйтә алам, безнең команда сезонга әзер. Ике яңа уенчыбыз бар. Аларның берсе “Мотор Академия”, икенчесе “Камаз” командаларында уйнаган футболчылар.

 Бөгелмәнең тагын бер командасы бар бит әле. Быелгы Татартан Чемпионатындагы уеннар бүленеше нәтиҗәсендә сез Бөгелмәнең “Энергетик”ы белән очрашу ихтималы бар. Алар үз көчләрен ныгыткан диләр. Яңа легионер уенчылары бар. Сез моңа нинди бәя бирер идегез?

А.Ц.: “Энергетик” командасы “бары үзебезнекеләр генә уйнаячак” дигән  сәясәтне алга сөрә килде. Әлеге фикердән ары китүләрен аңлыйм, чөнки әле бүгенге көндә бөгелмә тәрбияләгән футболчылар белән югары урыннарга дәгъва кылып булмый. Зур булмаган Бөгелмә шәһәрендә ике команда булу бик куанычлы күренеш. Узган елны безнең команда инде “Энергетик” белән очрашкан иде. Әлеге матчны карарга меңнән артык бөгелмәле килде. Бу исә безнең өчен дә, халык өчен дә менә дигән күренеш. Без көндәшләребезне Чемпионатта да, Кубок өчен уеннарда да көтеп калабыз.

 Футбол белән бераз гына булса да кызыксынган кешеләр Венер Яһудин исемен белә. Сез инде “Бөгелмә-РУНАКО” командасында күп еллар. Футбол сезнең тормышка ничек килеп керде?

Венер Яһудин: Футболга мәхәббәт кечкенәдән үк туды. Безнең балачак интернетсыз узды.  Шуңа күрә безнең чор кешеләре урамда футбол уйнап үсте. Татарстанның иң көчле, тәҗрибәле командасында булуым белән горурланам.

– Команда да гомумән ниди атмосфера хөкем сөрә?

С. Г.: Безнең команда бердәм. Мин тренер буларак уенчыларның кәефен бер караштан аңлыйм. Уенчылар без куйган максатларны төгәл тотып ала. Без аларга ышанабыз, алар безгә ышана. Шушы факт безнең уңышның нигезе булып тора. Кайбер командаларның финанслауы да, тренировкаларга да вакыт күбрәк бирелә, ләкин уңышка китерми.

В. Я.: Уңышка ирешер өчен футбол белән “чирләргә” кирәк!

Денис Зәйнуллин: 4-5 ел элек безне белеп бетермиләр иде, хәзер исә без Татарстанның иң көчле командаларының берсе. Бездән үрнәк алалар, безнең белән тигезләшергә омтылалар. Җиңел суларга вакытыбыз юк безнең, күтәргән планканы сакларга кирәк.

А.Ц.: Шәһәр мэры Линар Закировка да зур рәхмәт әйтәсебез килә. Ул безгә һәряклап ярдәм итеп тора, безнең өчен җан ата.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА язып алды.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса