Бүген - матәм көне
"Адмирал" сәүдә үзәге янгынында һәлак булганнар истәлегенә Татарстанда матәм игълан ителде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 14 мартын Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә матәм көне итеп игълан итү турындагы Указны имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Документ текстыннан күренгәнчә, матәм көнне республика территориясендә...
"Адмирал" сәүдә үзәге янгынында һәлак булганнар истәлегенә Татарстанда матәм игълан ителде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 14 мартын Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә матәм көне итеп игълан итү турындагы Указны имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Документ текстыннан күренгәнчә, матәм көнне республика территориясендә ТР дәүләт әләмнәре төшереләчәк. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу чараларын һәм тапшыруларын кичектереп тору кушылган. ТР Министрлар Кабинетына янгында һәлак булганнар һәм каза күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә фәрман бирелгән. Указ имзалаган көннән үз көченә керә.
Искәртеп узабыз: 11 март көнне Казанның Киров районында Клара Цеткин урамында урнашкан "Адмирал" сәүдә комплексында 18,2 мең квадрат метр мәйданда янгын дөрләде. Янгын турында 12 сәгать 54 минутта хәбәр ителеп, 21 сәгать 30 минутта аның сүндерелүе турында мәгълүмат килеп иреште. Фаҗига нәтиҗәсендә, әлегә 15 кеше вафат булуы билгеле, хәрабәләр астында табылган мәетләрнең 9ы кем икәнлеге ачыкланды, шул исәптән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре подполковник Сергей Костин да. Якынча 17 кеше хәбәрсез югалган дип санала. Казанның медицина учреждениеләрендә стационар дәвалануда 13 кеше кала. Тикшерү һәлакәтнең төрле версияләрен карый, алар арасында явыз ният белән ут төртү фаразы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа