Бүген Бөгелмәдә легендар нефтьчене искә алдылар
16 июнь көнне Бөгелмәдә легендар нефтьче Валентин Шашинны искә алдылар. Аның тууына 100 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең Шашин урамында урнашкан истәлек ташы янында митинг уздырылды. Анда "Татнефть" җәмгыяте,"ТатНИПИнефть" институты, "ТНГ-Групп" җәмгыяте, Бөгелмә механика заводы җитәкчеләре, эшче-хезмәткәрләре, ветераннар катнашты. Митингны "ТатНИПИнефть" институты директоры Рифхат Сәхәбетдинов ачып җибәрде. Ул Валентин Шашинның Татарстан...
16 июнь көнне Бөгелмәдә легендар нефтьче Валентин Шашинны искә алдылар. Аның тууына 100 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең Шашин урамында урнашкан истәлек ташы янында митинг уздырылды. Анда "Татнефть" җәмгыяте,"ТатНИПИнефть" институты, "ТНГ-Групп" җәмгыяте, Бөгелмә механика заводы җитәкчеләре, эшче-хезмәткәрләре, ветераннар катнашты.
Митингны "ТатНИПИнефть" институты директоры Рифхат Сәхәбетдинов ачып җибәрде. Ул Валентин Шашинның Татарстан нефтен чыгаруга керткән өлеше турында, аның биографиясен сөйләп узды. Валентин Шашин эш стажын нефтче булып башлый һәм нефть чыгару сәнәгате министры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шуңа күрә дә республикабызның көньяк-көнчыгышы шәһәрләренең урамнары аның исемен йөртә.
Митингка килүчеләр арасында үзвакытында Валентин Шашин белән бергә эшләгән ветераннар да бар иде. "ТатНИПИнефть" институтының элеккеге белгече Николай Рылов -- шуларның берсе. Атказанган нефтьче белән дуслар да булганнар. Николай Рылов үзе дә "СССРның атказанган эзләп табучысы" исемен йөртә. Аның уйлап табулары меңнән артык нефть скважинасына яңа бораулау механизмы итеп кертелгән. 82 яшен тутырса да, ул тик утырырга яратмый икән. Бүгенге көндә скважиналар төзелешендә консультант булып эшли. "Ул заманнарны искә төшерсәң, күзләргә яшь килә. Элек фәннең дәрәҗәсе зур иде, хәзер аңа аяк сөртәләр шул. Шунысы кызганыч. Ә без тормыш юлын ут яндырып уздык. Шуның өчен горурланып була", -- ди ул.
Митингка килүчеләргә рәхмәт сүзләрен "Татнефть" җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Илмира Газизова җиткерде. Ул Валентин Шашинның оста нефтьче генә түгел, ә бик оста очучы да, сунарчы да булуын искә төшереп узды. Шушы көннәрдә "Татнефть" җәмгыяте бинасында Валентин Шашинның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылган. Анда көн героеның тормыш мизгелләре белән танышырга була.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа