16 июнь 2016 яңалыклары
-
Татьяна Буланованы урлаганнар һәм урманга алып киткәннәр
Җырчының Ростовта үткән концертыннан соң билгесез кешеләр аның гримеркасына бәреп керә. Башта конферансье Александрны сугып егалар, аннан соң популяр җырчыга үзләре белән барырга боерык бирәләр. Алар Буланова белән төркемдәге кызларны машинага утыртып, билгесез якка юл ала. Сак хезмәткәрләре дә аларга каршы тора алмый, дип хәбәр итә pressa.today. Машина урман эчендә...
-
Бөгелмәдә Валентин Шашинны искә алдылар (ФОТО)
-
Бүген Бөгелмәдә легендар нефтьчене искә алдылар
16 июнь көнне Бөгелмәдә легендар нефтьче Валентин Шашинны искә алдылар. Аның тууына 100 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең Шашин урамында урнашкан истәлек ташы янында митинг уздырылды. Анда "Татнефть" җәмгыяте,"ТатНИПИнефть" институты, "ТНГ-Групп" җәмгыяте, Бөгелмә механика заводы җитәкчеләре, эшче-хезмәткәрләре, ветераннар катнашты. Митингны "ТатНИПИнефть" институты директоры Рифхат Сәхәбетдинов ачып җибәрде. Ул Валентин Шашинның Татарстан...
-
Ике баланы яшен суккан
Харьков өлкәсендәге бер авылда 12 яшьлек ике бала яшеннән зыян күргән. Алар шәхси йорт янында уйнап йөргән була. Җирдә яткан балаларны әбиләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм белән полиция чакырта. Бер малай урында ук үлгән, икенчесе реанимациядә ята. Хәзерге вакытта табиблар исән калган малайның гомере өчен көрәшә. http://matbugat.ru
-
Техосмотр өчен кем җавап бирер?
Тиздән Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге техник күзәтү (техосмотр) операторларын контрольдә тотмый башлаячак. Мондый үзгәрешне Россия Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Министрлык китергән аңлатмаларга ышансаң, Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге (Российский союз автостраховщиков) бу эшне тулысынча үти алмый. Нәтиҗәдә, техник күзәтүне (ТО) контрольдә тоткан операторлар эшчәнлеге тикшерелми. Бу исә мәгълүматларның фальсификациясенә, аннан...
-
Татарстанда әти-әнисе велосипед алмаганга малай үзенә кул салган
Кичә төнлә 10 яшьлек малай өендә асылынып үлгән дип хәбәр итә kznlive. Туган көне җитәргә 10 минут кала малай үзенә кул салган, исән булса аңа бүген, 15 июньдә 11 яшь тулган булыр иде. Әлмәттә булган әлеге фаҗиганың төп сәбәпләре билгеле түгел, тик фаразлар бар. Малай туган көненә иске велосипеды ватылгач,...