Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең Ветераннар советында – яңа җитәкче

4 апрель көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советының отчет-сайлау конференциясе булып узды. Совет рәисе Камил Солтанов делегатлар алдында 2010 - 2015 елларда башкарылган эшләргә исәп-хисап тотты. Чыгыштан күренгәнчә, бүгенге көндә Бөгелмә районы территориясендә җәмгысе 32 меңгә якын пенсионер яши, шуларның 26 меңе - яше...

4 апрель көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советының отчет-сайлау конференциясе булып узды. Совет рәисе Камил Солтанов делегатлар алдында 2010 - 2015 елларда башкарылган эшләргә исәп-хисап тотты. Чыгыштан күренгәнчә, бүгенге көндә Бөгелмә районы территориясендә җәмгысе 32 меңгә якын пенсионер яши, шуларның 26 меңе - яше 60тан узган өлкәннәр. Сугыш ветераннары сафлары көннән-көн сирәгәя бара, аларның саны - 111. Шәһәр һәм районда 50 ветераннар оешмасы эшчәнлек алып бара, аларның 18е - авылларда. "Узган елда Әлмәттә узган зона үзешчән сәнгать ярышларында 4 призлы урын алдык. Казанда узучы республикакүләм ярышларда да катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар безнең ветераннар. Өлкән яшьтәгеләргә игътибарны арттырдык. Өйләренә барып, аларны түгәрәк юбилейлары белән тәбрикләүне оештырдык. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү совет эшчәнлегенең иң алгарышлы өлеше булып тора", - диде совет рәисе.

Любовь Матюшкина финанс эшләренә хисап тотты. Акчаларның юбилярларны котлауга, матди ярдәм күрсәтүгә, клубларга ярдәм итүгә сарыф ителгәнлеген әйтеп, боларның барысының актлар белән ныгытылганын искәртте. Фикер алышуларда мәгариф ветераннары советы рәисе Раиса Павлова, ветераннар советы президиумы әгъзасы Гайшә Хәсәнова, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советын җитәкләүче Владимир Паршин чыгыш ясадылар.

Аннары алдагы 5 елга сайлаулар булды: шәһәр-район ветераннар советы рәисе итеп Иршат Измайлов һәм советның 15 кешедән торган президиумы сайланды. Ветераннар советының соңгы 5 елдагы эшчәнлеге "канәгатьләнерлек" дип табылды.

Конференция эшенә йомгак ясап, җирле муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров ветераннар советының халык арасында зур ихтирамга ия зур оешмаларның берсе икәнлеген ассызыклап: "Бүген һәр 3нче бөгелмәле пенсия ала, - диде. - Аларның күбесе шәһәрдә оештырылган ветераннар клубларына, мәсәлән, "Ак калфак", "Дуслык", "Мәгърифәт", "Сугыш еллары балалары", "Ветераннар" иҗтимагый оешмаларына актив йөриләр. Бүген безнең горурлыгыбыз булган казанышлар сезнең куллар белән башкарылган. Сез шулай ук яшь буынга үрнәк булып торасыз". Муниципаль район башлыгы бүгенге көндә халыкның тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә башкарылучы эшләр турында да сөйләп узды.

Аннары Линар Закиров соңгы 15 ел дәвамында ветераннар советы белән уңышлы җитәкчелек иткән актив тормыш позициясе булган Бөгелмә шәһәренең почетлы гражданины Камил Хуҗа улы Солтановка рәхмәтләрен җиткереп, аңа кыйммәтле бүләк тапшырды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса