Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең стадионы яңара

Шәһәребездәге моннан 60 ел элек ачылган "Энергетик" стадионын быел реконструкциялиләр. Шушы дәвер эчендә аңа бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Шәһәр мэры Линар Закиров "Татнефть"оешмасына ярдәм сорап чыккач, җәмгыять бу олы эшкә 91 миллион сум акча бүлеп бирә. Төзекләндерү эшенә "Ренгрупп" җәмгыяте керешкән. Эшне иске эскәмияләрне алып ташлаудан башлаганнар. Алар урынына...

Шәһәребездәге моннан 60 ел элек ачылган "Энергетик" стадионын быел реконструкциялиләр. Шушы дәвер эчендә аңа бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Шәһәр мэры Линар Закиров "Татнефть"оешмасына ярдәм сорап чыккач, җәмгыять бу олы эшкә 91 миллион сум акча бүлеп бирә. Төзекләндерү эшенә "Ренгрупп" җәмгыяте керешкән.

Эшне иске эскәмияләрне алып ташлаудан башлаганнар. Алар урынына яңа 3 000 пластик утыру урыны булдырылачак. Моннан тыш утыргычлар явым-төшемнән ышыкланган булачак, өске ягын поликарбонат белән тышлаячаклар. Кунаклар трибунасы үзгәрешсез кала. Йөгерү юлы йомшак резин җәймә белән капланыр дип көтелә. Стадион территориясенең башка урыннарына яңа асфальт һәм плитка җәячәкләр.

Планнар зурдан. Стадионның тышкы ягыннан тыш, административ бинасы да, аның янындагы спорт залы да ремонт көтә. Биредә түбәне, идәннәрне, инженерлык коммуникацияләрен алыштырырга кирәк. Тик алар әлегә проектка кермәгән.

- Аларны төзекләндерү ремонтның икенче этабында башкарылачак. Бу эшләр икенче елга планлаштырыла. "Татнефть" җәмгыяте белән янә килешү төзергә булдык. Алар каршы түгел, - ди Линар Закиров.

"Энергетик" стадионы директоры Андрей Писанов сүзләренә караганда, биредә кыш көне боз җәяргә планлаштыралар икән. Тимераякта шуарга яратучылар өчен "оҗмах" урыны булачак инде бу. Барысы да тормышка ашсын иде. Кайчандыр Бөгелмәнең бу стадионы иң яхшылар рәтендә торган һәм аның турында бар республика белгән. Киләчәктә ул үз исемен янә аклар дигән өмет бар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X