Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең социаль-икътисади торышы

Җирле башкарма власть органнарының узган 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында үсеш күрсәткечләре югары булган 20 төбәк аерып күрсәтелде. Татарстан - беренче урында. Бу мәртәбәле позицияне республикабыз бишенче ел инде үз кулында тота. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 7 майда узган утырышында әнә шундый рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде. Исегезгә...

Җирле башкарма власть органнарының узган 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында үсеш күрсәткечләре югары булган 20 төбәк аерып күрсәтелде. Татарстан - беренче урында. Бу мәртәбәле позицияне республикабыз бишенче ел инде үз кулында тота. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 7 майда узган утырышында әнә шундый рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде.


Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү 2010 елдан башлап үткәрелеп килә. Рейтингны төзегәндә төбәктә икътисад үсеше дәрәҗәсе, социаль өлкәдәге уңышлар, шул регионда яшәүчеләрнең фикере һәм, әлбәттә, үсеш динамикасы мәгълүматлары исәпкә алына. Шунысы игътибарга лаек, бәяләү соңгы өч елдагы 11 күрсәткечне үз эченә ала. Шулай итеп, Татарстаныбыз, югары күрсәткечләрне саклап калу белән беррәттән, барлык социаль-икътисади юнәлешләрдә дә алга таба үсешен дәвам итә. Бу, беренче чиратта, әлбәттә, җитәкчелекнең казанышы - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов стратегиясенең республикабызда тотрыклылыкны һәм үсешне тәэмин итүенә саллы дәлил. Соңгы биш ел эчендә Татарстан төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидер буларак үз позицияләрен сизелерлек ныгытты, биредә зур-зур инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.
Татарстандагы вәзгыятьнең тотрыклылыгына безнең Бөгелмә районы һәм шәһәре дә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Моның шулай икәнлеген статистика мәгълүматлары - саннар ачык сөйли. Барысы да чагыштырып караганда яхшы күренә, диләр. Саннарның саллы дәлил икәнлегенә ышану өчен, кайбер күрсәткечләрне 2012 һәм 2013 елдагылары белән чагыштырып карыйк әле.
Бөгелмә муниципаль районы - киңкырлы хуҗалык эшчәнлеге алып бара торган төбәк. Биредә макроикътисади күрсәткечләрнең 50 процентын - геология, 19 процентын - машина төзелеше, азык промышленносте, прибор ясау, төзелеш материаллары җитештерү кебек тармакларны үз эченә алган сәнәгать,
10 процентын - төзелеш, 8 процентын - транспорт һәм элемтә, 3 процентын - фән, 2 процентын - агросәнәгать комплексы һәм калган 8 процентын башка төрле тармаклар алып тора. Төп предприятиеләрнең сәнәгаи җитештерү индексы узган 2014 елда 111,3 процент тәшкил иткән (2013 елда - 98,4). Гомумән, узган елда җитештерелгән продукция, башкарылган эш һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең тулаем күләме 39,3 миллиард сумлык булган (мисал өчен, 2012 елда - 33,7 миллиард сум).
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре узган елда 701,3 миллион сумлык продукция җитештергән (2013 елда - 647,5 миллион сумлык). 45 027 гектар мәйданнан 75,6 мең тонна ашлык җыелган, һәр гектардан алынган уңыш уртача 16,8 центнер тәшкил иткән.
2012 елда "Лизинг-грант" программаларында бизнес-проектлары белән Бөгелмәнең 4 эшмәкәре катнашкан булса, узган 2014 елда катнашкан 6 эшмәкәрнең 3се эшчәнлеген алып бару өчен 1,3 миллион сумлык субсидия алган. 2015 ел башына шәһәр-районыбызда теркәлгән эшсезләр - 323 кеше (эш яшендәгеләрнең 0,58 проценты). 2014 ел башына - 403, 2013 елда 788 кеше булган.
Әлбәттә, икътисади күрсәткечләрнең күтәрелүе халыкның тормыш хәленә дә уңай йогынты ясый. 2014 елда Бөгелмә халкының тулаем акчалата кереме 20075 миллион сум тәшкил иткән, 2013 елда ул 19 672 миллион сум булган. Ел башына теркәлгән мәгълүматка караганда, шәһәр һәм районда барлыгы 109 102 кеше яши, халыкта 32 004 берәмлек автотранспорт чарасы бар (2013 елда - 31 752).
Шушы коры саннарга аерым категория затларга федераль һәм республика бюджетларыннан ярдәм күрсәтелүен, кулланучылар базарының киңәя, кече эшмәкәрлекнең үсә баруын; 40 мәктәп, 57 балалар бакчасы, 23 уку йорты эшләвен; 206 табиб, 812 урта медицина персоналының һәм 71 мәдәният учагында һәм 342 спорт корылмасында (287се - муниципаль карамакта) эшләүчеләрнең хезмәт күрсәтүен дә кушсак, әлбәттә, төбәгебездә халыкның тормыш хәле яхшыра бару динамикасы ачык күренә. Иң мөһиме - ил җитәкчелегенә ышаныч ныгый. Моңа республикабызда тәкъдим ителә торган инновацион проектларга кушылу, төрледән-төрле программаларда катнашу да бәяләп бетергесез олы ярдәм булып тора һәм һәр өлкәдә алгарышка этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса