15 май 2015 яңалыклары
-
Бөгелмәдә батырлык дәресләре
Бөек Җиңүгә 70 ел тулган бу юбилей елында әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе 13 май көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсенең электрон уку залында медицина училищесы студентлары өчен узды. "Фронт поэзиясе безне ерак сугыш елларының авыр юллары буйлап йөртә. Ул чорда иҗат ителгән шигырьләрне утлы җәһәннәмне кичкән кешеләр...
-
Бөгелмәдә бүген отличниклар слеты булды
-
Тынычлыктан сиңа хатлар язам...
Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Солдатка хат" бәйгесенә йомгак ясалды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариаты белән берлектә әзерләнгән әлеге эпистоляр жанрдагы иҗади эшләр конкурсында "Бөгелмә авазы" газетасы да катнашты. Татар телендә язылган хатлар безнең редакциягә дә юлланды. Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 112 язма эш килгән. Шулар, яшь...
-
Бөгелмәдә зональ семинар узды
Бөгелмәдә 13 - 14 май көннәрендә "Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган (заманча) дәрес проектлаштыру" темасына зона семинары булып узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә педагоглары катнашты. Болар - инглиз, рус, татар теле, математика һәм тарих фәннәре укытучылары. Барлыгы 300гә якын кеше. Педагоглар ике көн...
-
Антикоррупция комиссиясе эштә
Кичә Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия эшен аның рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Утырышта республика коррупциягә каршы көрәш комитеты тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре турында әйтелде. Җирле контроль-хисап палатасы эшчәнлеге отчеты тыңланды. Узган елда кече һәм урта бизнеска хокукый...
-
Бөгелмәнең социаль-икътисади торышы
Җирле башкарма власть органнарының узган 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында үсеш күрсәткечләре югары булган 20 төбәк аерып күрсәтелде. Татарстан - беренче урында. Бу мәртәбәле позицияне республикабыз бишенче ел инде үз кулында тота. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 7 майда узган утырышында әнә шундый рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде. Исегезгә...
-
Димскәй юлы ябылган
Шушы атнада Татар Димскәе белән Базаровка авыллары арасындагы 19 километр озынлыктагы юл ябылды. Бу турыда Татарстан Юл транспорты министрлыгы хәбәр итә. Биредә юлчылар Сула елгасы аша үтә торган күперне ремонтларга җыена. Юл 1 июльгә кадәр ябык булачак.