Бөгелмәнең сабыр, тыйнак һәм талантлы укытучысы
Кадерле укучыларыбыз, сезне Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз" чарасы - бөгелмәлеләрнең мәхәббәтен, ихтирамын яулаган якташларыбыз турында таныштыра башлаган идек. Бүген дә игътибарыгызга горурланырдай шәхесләребезне тәкъдим итәбез. Сабыр, тыйнак һәм талантлы укытучы Бөгелмәдә шәһәрдәшләребезгә үзенең дөняда яшәве, барлыгы белән генә дә тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм энергия өләшүче укытучы бар....
Кадерле укучыларыбыз, сезне Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз" чарасы - бөгелмәлеләрнең мәхәббәтен, ихтирамын яулаган якташларыбыз турында таныштыра башлаган идек. Бүген дә игътибарыгызга горурланырдай шәхесләребезне тәкъдим итәбез.
Сабыр, тыйнак һәм талантлы укытучы
Бөгелмәдә шәһәрдәшләребезгә үзенең дөняда яшәве, барлыгы белән генә дә тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм энергия өләшүче укытучы бар. Сүз - Клара Сәйфиева турында. Аны белгәннәр Клара Әхәт кызына һәрчак сокланып һәм ихтирам белән карый. "Чын мәгънәсендә Бөгелмәбезнең горурлыгы бит ул безнең Клара апабыз", - диде аның турында мәдәни чараны алып баручы Эдуард Гафиятуллин.
Клара Сәйфиева тумышы белән - Башкортстан Республикасының Урал таулары итәгендә урнашкан Әрмет авылыннан. Кечкенәдән үк укытучы булу турында хыяллана. Бу нияте тормышка аша. Татар теленә һәм аның моңнарына гашыйк кеше ул Клара Сәйфиева. Аның укучылары да үзе кебек үк сәнгатькә гашыйклар, шигырь укырга, җырларга яраталар. Дистәләгән еллар буена мәктәптә уздырылган бер генә чара да аның катнашыннан башка үтмәгән. Ул укучыларын кичәләр оештырырга, аларда алып баручы сәләтен үстерергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Сабыр һәм тыйнак укытучы һәр укучы белән уртак тел таба белә. Укучыларның сөйләм телен үстерергә көчен дә, вакытын да кызганмый. Клара Әхәт кызы сөйләм телен чарларга теләгән укучылар белән аерым шөгыльләнергә дә вакыт таба, түгәрәкләрдә эшләүгә дә бик теләп алына. Әлбәттә, бу мәдәни-агарту эше белән шөгыльләнүгә аның Стәрлетамак культура-агарту техникумының театр бүлеген уңышлы тәмамлавы этәргеч булгандыр. Клара апа әле дә бик рәхәтләнеп халык театрында уйный. Театр артистлары өчен ул - һәрвакыт үрнәк.
- Сез үз тормышыгызда бик күп авырлыклар, кыенлыклар кичергән кеше, - дип дәвам итте Эдуард Гафиятуллин, Клара апага мөрәҗәгать итеп. - Өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сезнең күргән нәрсәләрне китап итеп язсаң, бүгенге көндә иң яратып, сокланып, елый-көлә укый торган китап булыр иде, мөгаен. Шунысы сокландыра: сез тормыш авырлыкларына бирелмичә, һәр туачак көнне шатлык, сөенечләр белән каршылап яшәргә омтыласыз. Сезнең белән аралашу да ниндидер бер рәхәтлек бирә, тормышка өмет тудыра,сезне тыңлау - күңелгә җиңеллек һәм яшәү дәрте өсти.
Әлеге мәдәни чарада язма герое тамашачыларга үзенең яратып башкара торган шигырен тәкъдим итте. (Әлеге чыгышның видеоязмасын сез сайттан карый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа