10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы: яңгыр, юеш кар, төнлә 4 градуска кадәр салкын
Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан, яңгыр, юеш кар булырга мөмкин. Җил төньяктан, уртача. Татарстанда 1 градус җылыдан 4 градусовка кадәр салкын көтелә. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак. Казанда 11 октябрьдә төнлә явым-төшем көтелми, шулай да иртән...
-
Бөгелмәле Татарстанның иң яхшы укытучылары рейтингында
Энгель Фәттахов Татарстанның иң яхшы укытучылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты. 22 белгеч мөгаллимнәрнең эшчәнлеген түбәндәге җиде билге буенча бәяләде: 1. Укытучының укыту предметы буенча һөнәри берлектә уңай бәя алган үзлегеннән эшләгән методик...
-
Бөгелмәлеләр, АПКның яшь хезмәткәрләре арасында уздырылучы “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә
2016 елның 28 - 29 октябрендә "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» темасы астында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсын уздыра. Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы...
-
Бөгемләлеләр “Балкыш” IV республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашты
Казанда "Балкыш" IV республикакүләм фестивальнең зона буенча сайлап алу туры булды. Ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Анда Татарстан башкаласының барлык районнарыннан һәм Казан тирәсендәге муниципаль районнардан катнашучылар иҗади көч сынашты. Безнең шәһәр данын Техника йортында эшләп килүче "Гармония" ветераннар хоры (музыкаль җитәкчеләре В. Савельев - ТР атказанган...
-
Татарстан Росреестры «кайнар линия» үткәрә
11 октябрь көнне 8.00-12.00 сәг. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Бердәм кайнар линия көне" уздырачак, ул Өлкәннәр көне декадасына багышлана. Шылтырату өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) граҗданнар мөрәҗәгате бүлегендә - "Кайнар линия"дә күрсәтелгән.
-
Һиндстанда юл һәлакәтенә очраган Казан егете Рәйхан Халитов күзләрен ачты (ФОТО)
Рәйхан Халитов - күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитовның улы. Ул мотоциклда барганда автобуска бәрелеп, Һиндстандагы Дәһрәдүн каласы хастаханәсенә эләгә. Әле дә мәрткә киткән килеш аңсыз ята. Әмма шунысы сөендерә: ул бу көннәрдә күзләрен ачып, як-якка караган. Бераз бармакларын хәрәкәткә китергән. Рәйхан Халитов Татарстан Президенты каршындагы идарә академиясен кызыл дипломга...
-
Көзен бакчаны казу кирәкме?
Агрономнар элек бу эшне мәҗбүригә санады. Соңгы елларда исә җирне көзен йомшарту зыянлы дигән фикергә килгәннәр. Җир белгечләре фикеренчә, туфракны тирәк итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзелешен боза. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил "ашый". Әмма безнең...
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гастрольгә барганда кызык тамашага очраган (фото)
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм «Гүзәл-Илдар» җыр театры директоры Илдар Хәкимов тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора. Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме - Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә тор! Шушы көннәрдә җырлы гаилә чираттагы кызыклы тамашага тап булган:...
-
Чулман елгасында көймәсе белән баржага бәрелгән балыкчыны эзлиләр
Гадәттән тыш хәл кичә - 9 октябрьдә, Мамадыш районы Берсут авылыннан ерак түгел урында булган. Чистай районы буенча коткару хезмәтенә хәбәр 15:46 сәгатьтә килеп ирешә. Казань - Ильичевка (Менделеевск районы) маршруты буенча йөксез МБ-1225 баржасының балыкчысы да булган резин көймәне бәрдерүе хакында әйтелә. Көймәдә 59 яшьлек балыкчы булган. Балыкчының гәүдәсен...
-
"Вконтакте" челтәренә – 10 ел
Иң киң таралган социаль челтәрләрнең берсе булган "Вконтакте" бүген эшли башлавына 10 ел тулуны билгеләп үтә. 2006 елның 10 октябрендә эшли башлаган проектның авторы - Павел Дуров. Дөрес, ул акциянең бер өлешен Mail.Ru.Group компаниясенә сатып, үзенең чираттагы эшен - Telegram мессенджерын үстерә башлады. "Вконтакте" Россия сайтлары арасында лидерлыкны яуларга өлгерде....
-
Эштән киткәннәргә пенсия ничек түләнә?
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы. Әйтик, сез май аенда эштән китү турында гариза язгансыз икән, акчаны өч ай узгач, 1 сентябрьдән соң гына алачаксыз. Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы еллык керемнәре...
-
Бөгелмә мәктәбе – Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасында
Татарстанның 21 мәктәбе РФның иң яхшы мәктәпләренең 2016 елгы рейтингына кертелгән. Исемлек 2015/2016 елгы уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән 500 мәгариф оешмасын үз эченә алган. 21 мәктәпнең 12есе Казанныкы, 4есе -Чаллыдан, 2се - Түбән Камадан, берәр - Әлмәт, Чистай, Бөгелмәдән. Рейтингка Бөгелмәдән 2 нче лицей кергән. Афәрин, булдырасыз!
-
Бөгелмәлеләр, хезмәт хакын түләмәсәләр, «кайнар линия»гә шылтыратыгыз
Минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) килгәндә, бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен ул 8 252 сум тәшкил итә. Хезмәт килешүләре төземәү; хезмәт хакын вакытында түләмәү; минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк хезмәт хакы түләү хезмәт хокукын бозу дип санала. Хезмәт Законнарын бозу очраклары күзәтелгәндә, район халкы Бөгелмә районы башкарма комитетында эшләүче...
-
Бик гади һәм тыйнак бөгелмәле
Бөгелмәлеләр горурлыгы булган чираттагы герой - бик гади, бик тыйнак кеше. "Инде сигезенче дистәсенә атлаган, лаеклы ялда булуына карамастан, һәр бирмеш көнен юкка-барга, вак-төяккә, сарыф итмичә, кешеләргә бик кирәк эшләр белән шөгыльләнгән соклангыч кеше", - ди аның турында татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова. Әлеге кичәгә килергә дә бик оялып...
-
Бөгелмәнең сабыр, тыйнак һәм талантлы укытучысы
Кадерле укучыларыбыз, сезне Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз" чарасы - бөгелмәлеләрнең мәхәббәтен, ихтирамын яулаган якташларыбыз турында таныштыра башлаган идек. Бүген дә игътибарыгызга горурланырдай шәхесләребезне тәкъдим итәбез. Сабыр, тыйнак һәм талантлы укытучы Бөгелмәдә шәһәрдәшләребезгә үзенең дөняда яшәве, барлыгы белән генә дә тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм энергия өләшүче укытучы бар....