Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең «Радуга" үзәге хезмәткәрләре юбилярларны котлыйлар

90 яшь тулу уңаеннан Антонова Лидия Васильевна үзенең юбилеен билгеләп үтте.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын» проекты кысаларында, Бөгелмәнең «Радуга» комплекслы үзәге хезмәткәрләре күркәм традицияне дәвам итәләр – юбилярларны туган көне белән котлыйлар.

Узган атнада Лидия Васильевна Антонова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 2020 елның 14 октябрендә 90 яшь тулды

Лидия Васильевна Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны. Гомере буе Петровка авыл мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли.

2017 елның сентябреннән аңа хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Маликова Нина Николаевна өенә барып социаль хезмәт күрсәтә.

Бу көнне аны туган-тумачалары, социаль хезмәткәр, Петровка авыл мәктәбенең 3 һәм 4нче сыйныф укучылары, шулай ук Петровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Ибраһимов котлады, ул В.В. Путиннан котлау хатын һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закировтан бүләк тапшырды.

Екатерина Колупаева,  социаль эш буенча белгеч

Социаль хезмәткәр Маликова Нина  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса