Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең Карабаш бистәсендә яшелчә уңармы?

Авылда иң кызу чор җитте. Кояшлы җылы көннәрдә авыл кешеләре өчен "кызыну" вакыты башланды. Печән әзерләп өлгерергә, шул ук вакытта бакчаны да онытмаска кирәк. Лилия Фәтхетдинованың крестьян-фермерлык хуҗалыгында шундый ук хәл күзәтелә. Хәләл җефете Русланны, ул баш агроном вазифасын башкара, печән әзерләгән вакытта бүлдек. Әлеге хуҗалык үз кәбестәсе һәм бәрәңгесе...

Авылда иң кызу чор җитте. Кояшлы җылы көннәрдә авыл кешеләре өчен "кызыну" вакыты башланды. Печән әзерләп өлгерергә, шул ук вакытта бакчаны да онытмаска кирәк. Лилия Фәтхетдинованың крестьян-фермерлык хуҗалыгында шундый ук хәл күзәтелә. Хәләл җефете Русланны, ул баш агроном вазифасын башкара, печән әзерләгән вакытта бүлдек. Әлеге хуҗалык үз кәбестәсе һәм бәрәңгесе белән безнең районда инде берничә еллар элек үк танылу алды. Әйе, Бөгелмә ярминкәләрендә Карабаш фермерының уңышын сатып алырга теләүчеләрдән зур чиратлар тезелә. Аларның бәрәңгесен көтүчеләр күп, шуңа күрә без быелгы уңышның нинди булачагы белән Руслан Фәтхетдиновтан кызыксындык.

· Соңарган яз, яңгырлы җәй уңышыгызга йогынты ясамый калмагандыр?

· Бәрәңге дә, кәбестә дә бераз соңарып өлгерәчәк. Иртә өлгерә торган кәбестәне, инде җыеп алып, Татарстанның көньяк-көнчыгышында саттык. Хәзер урта өлгерүчәнен көтәбез, ул соңга калмас дип уйлыйбыз. Аларның да инде башлары зур, ләкин тыгызланып җитмәде әле. Бәрәңгене сентябрь азагында алырга планлаштырабыз. Әлхәмдълилләһ, берничә төпне казып карадым, бүлбеләре күп, уңыш яхшы булыр дип көтәбез.

· Күпләрне куркуга калдырган фитофтора сезгә янамадымы?

· Фитофтора гына түгел бит әле ул, альтернариоз дигән гөмбәчекләр дә бар. Күпләр, белмичә, фитофторага каршы химикатлар сибә, икесенә дә каршы кулланырга кирәк. Чөнки аларны аерып булмый, гөмбәчекләре бертөрле. Берсен бетергән препарат икенчесен бетерми. Альтернариоздан "Танос" кулланырга киңәш итәм. Без бу мәсьәләне инде даими кайгыртып торабыз. Чөнки бер елны бөтен бәрәңгебез көеп бетте. Фитофтора дип, дару сиптек тә сиптек.

· Быел яшелчәләр күп утырттыгызмы?

· 4әр гектар кәбестә, бәрәңге утырттык, бу, башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга кимрәк. Чөнки җыеп алырга авыр. Бәрәңгене техника җыйса, кәбестә бит кул эше таләп итә.

Эштән курыкмаган кеше бар җирдә дә уңган инде ул. Фәтхетдиновлар гаиләсе - нәкъ шундыйлардан. Лилия белән Руслан маллар тоталар, аларга азык әзерлиләр, кәбестә, бәрәңге үстереп саталар, каз үрчетәләр һәм гаиләдә биш бала тәрбиялиләр.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса