Бөгелмәләр рәхмәтле
-- Җәй җиткәч, ишегалдыбызда "кояш елмая" башлады әле,-- дип каршы алды мине Калинин урамының 30 нчы йортында яшәүче Дания Гапсаматова. Баксаң, биредә "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыяте җылылык челтәре торбаларын алыштырган икән. Быел ишегалды өстеннән уза торган җылылык торбасы, 45 ел дәвамында алыштырылмаганга күрә, тишелеп ага башлаган булган. "Ишегалдыннан узып йөреп...
-- Җәй җиткәч, ишегалдыбызда "кояш елмая" башлады әле,-- дип каршы алды мине Калинин урамының 30 нчы йортында яшәүче Дания Гапсаматова. Баксаң, биредә "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыяте җылылык челтәре торбаларын алыштырган икән. Быел ишегалды өстеннән уза торган җылылык торбасы, 45 ел дәвамында алыштырылмаганга күрә, тишелеп ага башлаган булган. "Ишегалдыннан узып йөреп булмый иде, торба челтәрләнеп бетеп, су яңгыр булып ява башлады", -- ди Дания апа. Йортта яшәүчеләр бу зарларын җәмгыятнең генераль директоры Азат Хәлимовка җиткергән.
-- Безнең хатны алу белән, аңардан җавап килде: "Җылылык сезоны тәмамлануга, эшкә керешәчәкбез", -- дигән. Аллага шөкер, начальник кеше сүзендә торды. Аңа да, торбаны алыштыручы слесарь һәм эретеп ябыштыручыларга да бик зур рәхмәт, -- ди Дания апа йортта яшәүчеләр исеменнән.
Моннан тыш, былтыр ишегалдына яңа асфальт салганнар. "Анысы өчен шәһәр мэры Линар Закировка рәхмәтле без. Халык соравына битараф калмады. Игътибарлы җитәкче икән", -- дип сөйләвен дәвам итте Дания апа.
Калинин урамының 30 нчы йорт ишегалды, чыннан да, ялт иткән, юлларында чокыр-чакырлар да, агып торган торбалар да юк хәзер. Әлеге вакытта малярлар йорт подъездында агымдагы ремонт ясап ята. Димәк, әлеге йортта кояшка гына түгел, ә тормышка елмаеп яшәүчеләр саны тагын да артачак дигән сүз.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа