Бөгелмәлеләрне республика журналистлык осталыгы конкурсында бүләкләделәр
Казанда юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республика конкурсына йомгак ясалды.
11 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсендә Юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм куркынычсызлык” XVII Республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
“Ышаныч һәм куркынычсызлык” конкурсы Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелә.
Беренче тапкыр бәйге 1999 елда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча социаль реклама” номинациясендә узды. Быел конкурска җиде номинациядә 285 материал тәкъдим ителгән иде: 75 телевизион сюжет, 43 радиосюжет, матбугат һәм Интернет челтәрендәге 163 публикация, 4 тышкы реклама баннерлары эскизы.
Конкурс материалларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Татарстанның алдынгы телерадиокомпанияләре, матбугат басмалары һәм мәгълүмат агентлыклары вәкилләре кергән.
Конкурс призерлары һәм лауреатлары, шул исәптән “Бугульминская газета” хезмәткәрләре Н.Л. Панина һәм В.В. Дементьев диплом һәм премияләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа