Бөгелмәлеләр “Зур этнографик диктант” яздылар
Бөгелмәлеләр "Зур этнографик диктант" яздылар Янәшәңдә яшәгән милләт этносы турында нәрсә беләсең? Бу өлкәдә белем дәрәҗәсен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 3 ноябрь Россия күләмендә уздырылган "Зур этнографик диктант"та катнашып белеп була иде. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быел чара халыкара статус алган, анда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да этнография буенча...
Бөгелмәлеләр "Зур этнографик диктант" яздылар
Янәшәңдә яшәгән милләт этносы турында нәрсә беләсең? Бу өлкәдә белем дәрәҗәсен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 3 ноябрь Россия күләмендә уздырылган "Зур этнографик диктант"та катнашып белеп була иде. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быел чара халыкара статус алган, анда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да этнография буенча белемнәрен тикшерә алды.
Бөгелмәдә, быел, узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны арткан. 2016 елда алар 50 тирәсе булса, 2017 елда 76га җиткән. Әлеге акциядә үз белемен тикшереп карарга теләге булган һәркем катнаша алды.
- Диктант халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче халык тарихын белүен чагылдыра, шулай ук этнографиягә актуаль фән буларак игътибарны юнәлтә. Ул 30 сораудан тора, шуларның 20се - федерациягә, ә 10сы регионга бәйле. Узган елны 100 балл җыярга мөмкинлек бар иде, безнең район уртача 82не җыйды. Бөгелмәлеләр быел да яхшы нәтиҗә күрсәтер дип ышанам, - дигән фикер белән уртаклашты Үзәк китапханәнең методика бүлеге җитәкчесе Ирина Төхвәтуллина.
Узган елны үз белемнәрен тикшереп караучылар быел янәдән әйләнеп килгән. Шулар арасында Елена Тарасова - 1 нче мәктәпнең тарих фәне укытучысы:
- Узган елны да катнаштым, сораулар төрле булды, алар үзләре безгә ниндидер мәгълүмат бирә. Үзем өчен яңа белемнәр дә алдым. Быел сораулар тагын да кызыклырак булыр дип ышанып калам.
Раиса Иванова - 8 нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре һәм кичке мәктәптә мордва теле укытучысы:
- Икенче ел катнашам, мине биредәге дусларча мөнәсабәт, катнашучыларның саны артуы сөендерә. Узган елны сораулар төрле дәрәҗәдә булды, үзем өчен бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдым. Халыкның нәкъ менә этнография юнәлеше белән кызыксынуы бик куандыра.
"Зур этнографик диктант" акциясе 2016 елда старт алды. Үткән елны диктантны 90 мең кеше язган, шуларның 35е үз белемнәрен - язмача, 50дән артыгы "онлайн" тикшергән. Ил буенча уртача билге 54 балл - 100 мөмкинлектән. Татарстан Республикасы - Россия буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр исемлегендә. Безнең регион 81,3 балл җыйган. Быелгы диктант нәтиҗәләре 12 декабрь - Россия Конституциясе көнне билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа