Бөгелмәлеләр үз-үзләрен изоляцияләү режимында: иң мөһиме-төшенкелеккә бирелмәскә.
Гадәттә апрель аенда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөргән, гомумшәһәр өмәләрендә катнашып, саф һавада йөрүдән ләззәт алган шәһәр халкы, быел өйдә үз-үзләрен изоляцияләү режимында утырырга мәҗбүр.
ТӘРТИП ҺӘМ ЧИСТАЛЫК ТУРЫНДА
Яз башында районда, бөтен республикадагы кебек үк, гадәттәгечә, быел да санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар оештырылды. Шәһәр халкы һәм авыл халкы чүп-чарны җыештырды, ишегалларында һәм йорт яны территорияләрендә кар таратылды. Укучылар педагоглар белән мәктәп яны участокларын тәртипкә китерделәр. Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, хакимият органнары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре урамнарны, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне беркадәр үзгәртеп өлгерделәр. Быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, күмәкләп өмәләр оештырылмады. Әмма шәһәрдәшләребезнең бер өлеше барыбер түзми: кулларына себерке, тырмалар һәм башка эш кораллары алып, кибет һәм йорт подъездлары тирәсен чүп-чардан чистарталар, яшелләнә башлаган газоннарны ямьләндерәләр. Ә кемдер белгечләр киңәше буенча үз фатирларында генераль җыештыруны оештыра: шкафларны кирәкмәгән әйберләрдән арындыра, тәрәзәләр һәм идәннәр юа, кыскасы, фэн-шуй буенча чисталык булдыра һәм өен тәртипкә китерә.
СӘЛАМӘТЛЕК КАДЕРЛЕРӘК
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, республикада әлегә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен гамәлдән чыгардылар. Моның сәбәбе – коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау. Төбәк җитәкчелеге позициясен аңларга була: ярминкәләргә бик күп өлкән яшьтәге кешеләр йөри, алар аеруча куркынычка дучар ителәләр. Бөгелмәлеләр ярминкәләрне ярата: берәүләр өчен танышлары белән очрашырга сәбәп бар, икенчеләре җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән товар сатып алырга тели, ә кемдер акчаны янга калдыра, чөнки анда бәяләр еш кына супермаркетлардагыга караганда түбәнрәк.
Хәзерге чынбарлыкта исә азык-төлекне якын-тирә кибетләрдән генә сатып алырга туры киләчәк. Сәүдә нокталары ачык, кытлык да күзәтелми. Сөт продукциясе, ит ризыклары, макарон, ярмалар, шикәр бар. Хәзер экономия артыннан куарга кирәкми, сәламәтлек мөһимрәк. Хәзер үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен өйгә иң якын кибетләргә генә йөрергә кирәк.
“Беренче мөмкинлек булу белән, ярминкәләр эше яңадан торгызылачак,” – дип шәрехләде вәзгыятьне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
КУЛИНАРИЯ ЭКСПЕРИМЕНТЛАРЫ
Самоизоляция көнкүреш дәрәҗәсенә күчте. Күп кенә бөгелмәлеләрнең тәмле ашлар әзерләргә өйрәнү һәм үзеңне чын пешекче итеп тою мөмкинлеге барлыкка килде. Әгәр интернет таралганчы хуҗабикәләр кулинар китаплар сатып алган яки көндәлек рецептларны бер-берсеннән җентекләп язып куйган булса, хәзер иң тәмле ризыкларны әзерләү өчен нинди мәгълүматны челтәрдә табу җиңел. Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә тәмле ризык әзерләү ысуллары күп.
Сүз уңаеннан, кулинария – хатын-кызлар эше дип санау киң таралаган. Ә нигә ир-атларга да кухняда ярдәм итмәскә? Уртак эш башкарганда чын күңелдән аралашырга, сөйләшергә, сәламәтлек өчен файдалы ризык әзерләү серләре белән уртаклашырга була.
КҮҢЕЛСЕЗЛӘНЕРГӘ ВАКЫТ ЮК
Минем балачакта бер гаиләдә дә компьютер юк иде, ә смартфоннар турында хыялланмадык та. Тик бит күңелсезләнеп утырмадык! Бездә ниндидер яраткан шөгыль, күңел ачу, хобби бар иде.
Күпләрнең йортында иң гади кара-ак телевизор бар иде. Үзләре теләгән кызыклы тапшыруларны карар өчен, барысы да вакытны күзәтеп кенә тора, ә кичләрен балалар мультфильмнар карап шатлана иде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә спортка, саф һавада йөрүгә өстенлек бирелде. Үсмерләрнең яраткан шөгыле яшьтәшләре белән хәрәкәтчән уеннар булды. Сәгатьләр буе урамнарда чабыштык, әнкәйләр ашарга чакырып алганчы уйный идек.
Уеннардан соң карандашлар, пумала, акварель алып, рәсем ясарга керешкәннәрне искә төшерәм. Кайчагында кәгазь һәм катыргыдан төрле әйберләр ясый идек. Әлбәттә, дәресләр беренче урында булды. Кайчагында абыем ял итәргә тели, ә мин аңа комачаулап, шахмат я шашка уйныйк дип, теңкәсенә тия идем. Китап укырга да бик яраттым. Мәктәп программасыннан тыш, әдәби китаплар һәм танып-белү әдәбиятын укый идем. Күңелсез дә булмады, яңа белемнәр дә тупланды.
Элек кешеләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрә белгән кешегә бүген мөмкинлекләр тагын да күбрәк. Мәсәлән, интернет-ресурслар ярдәмендә бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәргә, онлайн-концертлар карарга, Третьяков галереясендә, ил музейларында булырга мөмкин. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә!
Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа