Бөгелмәлеләр үз борчуларын шәһәр башлыгына җиткерде
1 декабрь көнне "Единая Россия" сәяси партиясе оешуга 15 ел тулды. Шушы датаны билгеләп үтү уңаеннан, партия вәкилләре, депутатлар 21 ноябрьдән башлап, 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итте. Шушы көннәрдә барлыгы 49 бөгелмәле үз сорауларына җавап ала алды. Алар РФ Дәүләт Думасы, РТ Дәүләт Советы депутатлары Ринат Хәйров һәм Рифнур...
1 декабрь көнне "Единая Россия" сәяси партиясе оешуга 15 ел тулды. Шушы датаны билгеләп үтү уңаеннан, партия вәкилләре, депутатлар 21 ноябрьдән башлап, 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итте. Шушы көннәрдә барлыгы 49 бөгелмәле үз сорауларына җавап ала алды. Алар РФ Дәүләт Думасы, РТ Дәүләт Советы депутатлары Ринат Хәйров һәм Рифнур Сөйләйманов белән очрашты.
Ярдәм сорап килгән биш кешене "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге сәркатибе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте.
Бу көнне килгән бөгелмәлеләрне йорт төзелеше башлап җибәрү өчен рөхсәт кәгазе алу, шәхси йортка газ, су кертү мәсьәләләре борчый иде. Линар Закиров аларның һәрберсен игътибар белән тыңлады, мәсьәләләрне чишү юлларын аңлатты. "Һәр сорау уңай чишелеш табачак", - дип сүз бирде ул.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа