2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Икътисадый кризис артка чигенә?!
Котны алган икътисадый кризис 2017 елда бераз артка чигенәчәк дип фаразлый белгечләр. Халыкара валюта фонды белгечләре 2016 елда Россия икътисадының 0,6 % ка кимүен белдерсә дә, 2017 елда ул үсү ягына таба барачак. Бу нефтькә бәя арту белән бәйле булачак икән. 2000 еллар башында Россия икътисады елына 6-7% күрсәткечләр белән...
-
Айдар Галимов яңа клибында үзе самолет йөртә (видео)
Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул «Хыялларда бәхет эзлибез» дип атала. Җырның авторлары - шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була.
-
Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балаларның икесендә шушы диагноз расланган
Вирусның анадан балага күчү күрсәткече 2015 елга караганда өч тапкыр кимегән. Быел 11 ай эчендә Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 250 дән артык бала дөньяга килгән, балаларның икесендә генә ВИЧ ачыкланган. Бу хакта Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш...
-
Бөгелмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ташламалы хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин
Бу көннәрдә шәһәр-райондагы сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтә торган 9 предприятие физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ташламалы хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге тудырыла: МУНЧА. "Энергонефтехим" ҖЧҖ җәмәгать мунчасы (Герцен урамы, 58) 5 - 10 декабрьдә I һәм II төркем инвалидларга 50 сум ташлама ясый. 8 - 21 сәгатьтә эшли. ЧӘЧТАРАШЛАР - "Вероника" матурлык...
-
9 миллион бирүләре бар
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасы карамагына Русиянең Монреаль конвенциясенә кушылуы турында закон проекты керткән. Әгәр бу закон кабул ителә калса, авиаһәлакәтләрдә һәлак булганнарның якыннары 9 миллион сумга кадәр компенсациягә исәп тота алачаклар. Мәгълүм булганча, Монреаль конвенциясе - халыкара һава судноларын бердәм кагыйдәгә берләштерә, самолетларның пассажирлары мән фәгатьләрен яклый. Бүген бик күп...
-
Яңа иске методика буенча
Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Тәрбия" иртә үсеш төркем тәрбюиячеләре тәҗрибә уртаклашырга Казанга бардылар. Алар "Шамил" мәдрәсәсендә булдылар. Биредә 200 бала укый икән. Мәдрәсә җитәкчесе һәм укытучы Ләйсән ханым уку йортының 10 ел дәвамындагы эшчәнлеген тәфсилләп сөйләп бирде. Башта ул эшен үз балаларын алып килеп, тагын берничә балага белем бирүдән башлап җибәргән. Аннары...
-
Бөгелмәлеләр үз борчуларын шәһәр башлыгына җиткерде
1 декабрь көнне "Единая Россия" сәяси партиясе оешуга 15 ел тулды. Шушы датаны билгеләп үтү уңаеннан, партия вәкилләре, депутатлар 21 ноябрьдән башлап, 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итте. Шушы көннәрдә барлыгы 49 бөгелмәле үз сорауларына җавап ала алды. Алар РФ Дәүләт Думасы, РТ Дәүләт Советы депутатлары Ринат Хәйров һәм Рифнур...
-
Иртәгә "Шимбә күчтәнәче" конкурсында катнашырга онытма!
Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" кибетеннән таты бүләк!
-
Татарстанда мәктәп укучылары өчен 2017 елда өч яңа бәйге игълан ителә
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә иҗади бәйгеләр уздырачак. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырылган. Алар арасында, мәсәлән, "Без бергә" балалар...
-
Бөгелмәдә яралы табиб комадагы пациентны Казан хастаханәсенә илтүче вертолетка кадәр илтеп тапшыра
Кичә Бөгелмәдә реанимобиль һәм Тойота автомобильләре арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казан клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшүче урынга илтергә киткәннәр. Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче Тойота автомобиле Гафиятуллин...
-
Грек-рим көрәше буенча Татарстан спартакиадасы
25 ноябрь көнне Казан шәһәрендә студентлар арасында грек-рим көрәше буенча республика спартакиадасы булып узды. Бу ярышларда Бөгелмәнең "Факел" спорт комплексында тәрбияләнүче Ильяр Сафин, көндәшләрен өч тапкыр җиңеп, беренче урынга лаек булды. Хәзер ул Россия чемпионатында катнашачак. Халыкара класслы спорт мастеры Исмаиль Насрулаев белән спорт мастеры Эльмир Абдулаеев исә Ульяновск шәһәрендә...
-
Бүген Бөгелмә драма театрында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәнгать иҗаты юбилей фестивале үтте (ФОТОЛАР)
-
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров халыкны кабул итте (ФОТОЛАР)
-
Бөгелмәдә ял көннәрендә салкын булачак
Гисметео фаразларына караганда, 3-4 декабрь көннәрендә салкын һава саклана. 3 декабрьдә болытлы һава, әзрәк кар явуы көтелә, температура -10 -12 градус булачак. 4 декабрьдә явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы көндез -15 градус, кич -21 градуска кадәр түбәнәя дип көтелә.
-
Чиреңне укырга рөхсәт
Киләсе атна башыннан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының табиблар эше турында яңа законы гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә, моннан соң табиб, пациент соравы буенча, аны кабул иткәндә медицина картасына ниләр язганын күрсәтергә тиеш булачак. Теләгән кешеләр карталарын табибта булганнан соң 30 көн эчендә карый алачаклар. Әлбәттә, бу картаны ул табиб кабинетында да...