Бөгелмәлеләр “Сабантуй”сыз калмады
Салкын, янгыр булу сәбәпле, Сабантуй мәйданына төп бәйрәмгә - бара алмый калдык. Гомер-гомергә бер калдырмый йөргән Сабан туен күрми калу күңелне тырнап торды. Әмма, Татар мәдәният үзәге уздырган "Кичке уен" Сабан туеннан бер дә ким булмады. Бәйрәмне үзәк җитәкчесе Флюра Шәрипова хезмәттәшләре белән бергәлектә халыкчан итеп оештырган. Чарага җыелган халык...
Салкын, янгыр булу сәбәпле, Сабантуй мәйданына төп бәйрәмгә - бара алмый калдык. Гомер-гомергә бер калдырмый йөргән Сабан туен күрми калу күңелне тырнап торды.
Әмма, Татар мәдәният үзәге уздырган "Кичке уен" Сабан туеннан бер дә ким булмады. Бәйрәмне үзәк җитәкчесе Флюра Шәрипова хезмәттәшләре белән бергәлектә халыкчан итеп оештырган.
Чарага җыелган халык бергәләп туйганчы биеде, артистларга кушылып җырлады. Программа бик яхшы әзерләнгән иде. Ә уеннар нинди! Алар бик кызыклы үтте. Конкурсларның берсендә кемдә иң нечкә бил, кемдә иң озын чәч толымы, кемдә иң озын борын икәнлеген ачыкладык. Беренче өлештә 81 яшьлек Разыя ханым уенның җиңүчесе дип табылды. Аның бил үлчәме дә, яше төсле, 81 сантиметр булып чыкты.
Бу кичке Сабан туенда олылар да, балалар да рәхәтләнеп бәйрәм итте. Шигырь сөйләүче 6 яшьлек малай үзенең талантлы чыгышы белән халыкны таң калдырды.
Халык "Кичке уен"нан бик канәгать булып таралышты. Халкыбызның милли йолаларын барлап, яңартып, безнең өченШундый күңелле бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт.
Бадъянчәчәк КАБИРОВА.
Ләйсән Бикбулатова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа