Бөгелмәлеләр “Агач утырту көне” акциясендә катнаштылар
26 апрель көнне Петровка урманчылыгы территориясенә кергән Забугоровка авылы янындагы аланлыкка агач утырттылар. Анда урманчыларга ярдәмгә студентлар килде. Икенче көнне исә әлеге акциягә район башлыгы Линар Закиров җитәкчелегендә җирле хакимият хезмәткәрләре дә кушылды.
Акциядә катнашыр өчен бары теләк һәм яхшы кәеф кенә таләп ителде. Калган кирәк-яракларны “Бөгелмә урманчылыгы” хезмәткәрләре әзерләп куйган иде инде.
Урман, агач – ул зур байлык. Аның ярдәмендә климат формалаша, кислород барлыкка килә, зарарлы матдәләр юкка чыгарыла. Тик, кызганычка каршы, дөньяның яшеллек мәйданы елдан-ел кими бара. Кешеләр аңына йогынты ясар һәм безнең Табигатьнең “үпкәләре”н саклау өчен ел саен Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы инициативасы белән “Бөтенроссия агач утырту көне” экологик акциясе оештырыла. Бу көнне Татарстанның барлык урманчылыкларында, шулай ук Россия Федерациясенең башка күп кенә өлкәләрендә һәм төбәкләрендә агачлар утырту буенча өмәләр бара.
- Кешеләрнең шәһәр тормышында актив катнашуы һәм аны яхшырак, чистарак, матуррак итәргә омтылулары шатландыра. Бу урын тарихи яктан табигатьне һәм спортны яратучыларның барысын да үзенә тартып торучы үзәк булып тора. Балалар күп күренә, кешеләр гаиләләре белән килгән һәм бу бик шәп, - дип билгеләп узды шәһәр мэры Линар Закиров.
Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту – барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Бу максаттан яздан төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе – “Агач утырту көне”. Әлеге акциянең максаты урманнарны үстерү генә түгел, ә җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, бу өлкәдә булган проблемаларга игътибар юнәлтү дә булып тора.
Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшырак – бу хакта бер дә онытырга ярамый. Акциягә кушылырга теләүчеләр Кызыл Армия урамындагы паркка гаиләләре белән килде. Әти-әниләр үз балаларына агач утыртуның изге гамәл булуын кечкенәдән төшендерергә омтыла. Шундый әтиләрнең берсе – Юрий Кошел. Ул кызы белән бергәләп юкә агачы уттыртты:
- Агач утырту акциясе турында ишеткәч, катнашырга теләк туды. Әлеге паркка менә инде 38 ел саф һава суларга йөрибез. Хәзер биредә мин үзем утырткан 3 агачым булачак.
Быел әлеге акцияне ТАССРның 100 еллыгына багышладылар.
Бу акция инде 10 ел дәвамында үткәрелә. Саннарга күз салсаң, соңгы 3 елда: 2016 елда Бөгелмә районында 8,5 гектарга 18 200 төп агач утыртылган, әлеге изге эшне башкарырга 379 кеше ярдәм иткән; 2017 елның язында 2,1 гектар җиргә 2 200 агач утыртылган, 73 кеше катнашкан. Шул ук елның көзендә 2,05 гектарга 3 500 агач үсентесе утыртылган, 90 кеше үз өлешен керткән. 5 гектар мәйданда чүп-чар җыелган. Узган елның язында 7 900 яшь агач (нарат, юкә, миләш, каен, чыршы) утыртылган. Көзен исә 1 200 агач утыртылган. Чарада 464 кеше катнашкан.
Үз йорты территорияләрен матурлау максатыннан, материал сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны да елдан-ел арта гына бара. “Нефтеавтоматика” микрорайонының территориаль иҗтимагый үзидарәсе ел саен үз микрорайонындагы балалар һәм спорт мәйданчыкларын яшелләндерү ниятен тормышка ашыра.
2019 елның язында “Бөгелмә урманчылыгы” акцияне үткәрү өчен каен, юкә, миләш, балан, сирень кебек төрле токым үсентеләр әзерләгән. Саба селекция орлыкчылык үзәгеннән дә үсентеләр кайтарылган.
- Бүгенге көнгә “Бөгелмә урманчылыгы” тарафыннан, шәһәрне ямьләндерү максатыннан, бушлай 2 меңнән артык төрле төрдәге үсентеләр таратылды. Парктагы агачлар төрләрен төрлеләндерер өчен быел, беренче тапкыр карагач, балан алып кайттык. Балан матур да, кош-кортларга азык та. Куакларны да төрлеләндерәбез: спирея, гөлҗимеш, барбарислар утыртабыз. Үсентеләр белән, Мәдәният һәм ял паркыннан кала, Чаңгы базасын да, Җиңү көненә багышланган мемориаллар территорияләрен дә яшелләндерәбез, – дип белдерде “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе баш урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.
Бөгелмәлеләр, бергәләп, туган төбәгебезнең яшелллеген сакларга өлеш кертте. Урманнарның безнең тормышта роле бәяләп бетергесез. Алар кеше тормышына тәэсир итеп кенә калмыйча, экологик куркынычсызлык гаранты да булып тора.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа