Бөгелмәле җиңү яулап кайткан
31 март - 2 апрель көннәрендә Дзержинск шәһәрендә авыр атлетика буенча Идел буе округы чемпионаты ярышлары узды. Анда 14 регионнан җыелган 120дән артык ир-егет һәм хатын-кыз үзара көч сынашты. Татарстан командасы составында бөгелмәле Александр Улитин да бар иде. Ул үз авырлык категориясендә ыргылып - 120, ә этеп күтәрүдә 170 килограммны...
31 март - 2 апрель көннәрендә Дзержинск шәһәрендә авыр атлетика буенча Идел буе округы чемпионаты ярышлары узды. Анда 14 регионнан җыелган 120дән артык ир-егет һәм хатын-кыз үзара көч сынашты.
Татарстан командасы составында бөгелмәле Александр Улитин да бар иде. Ул үз авырлык категориясендә ыргылып - 120, ә этеп күтәрүдә 170 килограммны өскә чөйгән һәм исәптә 300 килограмм белән дүртенче урынны яулаган. Аның тырышлыгы белән республика командасы беренчелеккә чыккан. Шул рәвешле, Александр Улитин "Спорт мастеры" исемен алган. Бер сүз белән әйткәндә, 7 ел дәвамындагы тырышлыклары (тренеры - Николай Капитонов) юкка булмаган.
Хәзер 23 яшьлек спортчы Старый Оскол шәһәрендә узачак Россия яшьләре чемпионатына әзерләнә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа