Бөгелмәле – Җиңү парадында
Родион –"Яшь гвардия" Бөгелмә бүлеге активисты, 7нче гимназия укучысы.
5–7 октябрьдә “Волга” яшьләр үзәге базасында “Җиңү парады” проектының финал этабы үтте.
Сменаны тантаналы ачу Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында үтте. Катнашучылар каршында "Бердәм Россия" Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һәм Казан инновация институты ректоры киңәшчесе Георгий Гатауллин чыгыш ясадылар.
Беренче көнне проект катнашучылары Советлар Союзы Герое, запастагы полковник Борис Кузнецов, “Сугышчан туганлык” ветераннар оешмасы Татарстан бүлеге җитәкчесе Гафур Тишаев һәм әлеге оешманың иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Шакирҗанов белән очраштылар.
Икенче көн ГТО нормаларын үтәү белән башланып, “Лазертаг” турниры һәм “Җиңүгә кадәр 7 адым” квесты белән дәвам итте. Катнашучылар Калашников автоматын сүтеп җыю һәм аның магазинын җиһазландыру буенча нормативлар үтәделәр, Ватан тарихына кагылышлы тестлар үттеләр.
Смена "Җиңү парады" катнашучыларын һәм җиңүчеләрен тәбрикләү белән тәмамланды. Проект нәтиҗәләре буенча, Самарада үтәчәк "Җиңү парады"нда катнашу өчен Татарстан Республикасы делегациясе составында Родион Шаркаев та (instagram.com/ch.fidodido) сайланып алынды. Родион –"Яшь гвардия" Бөгелмә бүлеге активисты, 7нче гимназия укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа