Бөгелмәдә үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре бара
Чара “Шәһәр үзәген активлаштыру” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
“Уңайлы шәһәр мохите” дәүләт проектын тормышка ашыру турында башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Артем Цокур сөйләде.
Хәзерге вакытта Бөгелмәдә, илкүләм проект кысаларында, үзәк мәйданда “шәһәр үзәген активлаштыру”ның икенче чираты буенча эшләр алып барыла.
2016 елда башланып киткән Үзәк шәһәр киңлеген активлаштыру концепциясе өч территорияне үз эченә ала: Соколка тавы, үзәк мәйдан һәм шәһәр сулыгы. Төрле программаларны синхронизацияләү хисабына, шәһәрдә территорияләрне төзекләндерүгә комплекслы якын килделәр, шуның нәтиҗәсендә иҗтимагый киңлекләрнең үзара бәйләнеше барлыкка килде.
“Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” төбәк проектының төп күрсәткечләре:
- шәһәр мохитенең уңайлылыгын тамырдан күтәрү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын, әлеге индекска туры китереп, 30 процентка арттыру, шулар хисабына мохит начар булган шәһәрләр санын ике тапкыр кыскарту;
- гражданнарның уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда турыдан-туры катнашу механизмын булдыру, шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашучы гражданнарның өлешен 30 процентка кадәр арттыру.
Шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы буенча бүген Бөгелмә Татарстанның барлык шәһәрләре арасында 6нчы урында тора. Ел саен социаль сораштырулар һәм иҗтимагый фикер алышулар үткәрелә, бу шәһәр тирәлеген проектлауда аерылгысыз элемент булып тора, халык шәһәр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне оештыруда катнаша.
2020 елда, дәүләт проект кысаларында, шәһәр үзәген активлаштыру буенча эшләр алып барыла. “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты 2018 елда “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” федераль конкурсында җиңү яулады. Икенче чират әлеге проектка өстәп финанслауны да күздә тота, бу чама белән 82 миллион сум тәшкил итә.
Төзү-монтаж эшләрен 2020 елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла, кече архитектура формалары да ноябрь ахырына кадәр тулысынча китереп җиткерелергә тиеш.
Бүген үзәк мәйданда төзелеш эшләре бара: тарихи төзелеш янында брусчатка алмаштырылган, Гашек урамы буенча сулык яры белән элемтәне тәэмин итүче велосипедлылар юлын төзекләндерү эшләре бара. Яктырту системасы монтажлана һәм территориядә яшел үсентеләр утыртыла.
Ленин урамында элеккеге парковка урынында брусчатка барлыкка килде, яктылык сирпүче брусчатка уникаль элемент булып торачак. Шулай ук җәяүлеләр урамында мобиль павильоннарда җәмәгать туклануы нокталары урнаштырылачак.
Сквер территориясендә яңа аерым зоналар барлыкка килде: өйләнешүчеләр өчен зона, воркаут элементлары булган спорт зонасы, беренче памп-трэклы экстрим зона – ул үсеп килүче буын вәкилләре арасында популярлык яуларга өлгергән инде. Шулай ук скверда лекторий һәм коры фонтан артында сәхнә төзелә. Бөтен сквер территориясен кирәк кадәр дәрәҗәдә төрле типтагы яктырту каралган.
2021 елда, Муса Җәлил урамындагы үзәк сулыкка якын территорияне төзекләндерүнең гомуми концепциясен синхронизацияләү кысаларында, бу урам территориясен, аерым алганда, Техника йорты каршындагы мәйданны һәм “ТатНИПИнефть” скверын төзекләндерү каралган. Шул ук вакытта М. Җәлил урамын Нефтьчеләр урамына кадәр алга таба үстерү проекты да эшләнгән.
“Уңайлы шәһәр мохите” дәүләт проекты ярдәмендә сыйфат индексы ел саен күтәрелә, яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә һәм шәһәр активлыгының барлык төрләре өчен дә уңайлы мохит формалаштырыла. Шулай итеп, “Бөгелмә шәһәр үзәге активациясе” проекты ахырына якынлаша, аны күп кенә халык түземсезлек белән көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа