Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә сессия узды

7 апрель көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 2030 елга кадәр социаль үсеш стратегиясе турында (докладчы - БМР башкарма комитеты икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Д. Морозова); - Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында...

7 апрель көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 2030 елга кадәр социаль үсеш стратегиясе турында (докладчы - БМР башкарма комитеты икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Д. Морозова);

- Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"гы 1 нче карарга үзгәрешләр кертү турында;

- гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (бу сораулар буенча БМР башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге начальнигы М. Каюмов чыгыш ясады);

- торак бинаның һәм учёт нормаларын билгеләү турында (БМР башкарма комитетының торак бүлү һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы И. Кәримова);

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында муниципаль вазифалар урынына дәгъва итүче гражданнарның һәм муниципаль урыннар биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм милеккә мөнәсәбәтле йөкләмәләренә бәйле мәгълүматлар бирүе турында;

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль вазифалар урынына дәгъва итүче гражданнарның һәм муниципаль урыннар биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм милеккә мөнәсәбәтле йөкләмәләренә бәйле мәгълүматлар бирүе турында;

- Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 11 февралендә булып узган VII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау турында"гы 8 нче карарга үзгәрешләр кертү турында (алдагы һәм бу сораулар буенча докладчы - Бөгелмә шәһәре мэры И. Белова);

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында;

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәткә билгеләнгәндә гражданнар үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм милеккә мөнәсәбәтле йөкләмәләре, шулай ук муниципаль урыннар биләүчеләр хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының чыгымнары, мөлкәте һәм милеккә мөнәсәбәтле йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиешле вазифалар исемлеге турында;

- Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарындагы муниципаль вазифалар исемлеге турында;

- Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышларына куела торган таләпләрнең үтәлүе һәм мәнфәгатьләр арасында килеп чыккан низагларны көйләү комиссиясе турындагы нигезләмә турында;

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазифалар башкаручы затлар тарафыннан вазифаи йөкләмәләрне үтәгәндә килеп чыгу ихтималы булган, яисә килеп чыккан каршылыклар хакында хәбәр итү тәртибе турындагы нигезләмә турында (соңгы ике сорау буенча докладчы - БМР Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы О. Гафиятуллина);

- 2015 елда Татарстан Республикасында һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясендә кеше һәм гражданин хокукларын, иреген саклау турында (докладчы - ТР кеше хокуклары уполномоченныеның җәмәгатьчелек ярдәмчесе Н. Моисеева);

- төрлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса