Бөгелмәдә санитар-экологик икеайлык дәвам итә
Күптәннән килгән матур традиция буенча быел да 1 апрельдә Татарстанда шәһәр һәм муниципаль районнарны санитар чистарту икеайлыгы старт алды. Икеайлыкның бурычы - торак пунктларның экологик һәм санитар торышын эпидемиология таләпләренә туры килерлек хәлгә китерү, халыкны экология проблемаларын хәл итүгә тарту. Бу чорда шәһәр җитәкчелеге, бу мөһим эшне ныклы контрольгә алып,...
Күптәннән килгән матур традиция буенча быел да 1 апрельдә Татарстанда шәһәр һәм муниципаль районнарны санитар чистарту икеайлыгы старт алды. Икеайлыкның бурычы - торак пунктларның экологик һәм санитар торышын эпидемиология таләпләренә туры килерлек хәлгә китерү, халыкны экология проблемаларын хәл итүгә тарту. Бу чорда шәһәр җитәкчелеге, бу мөһим эшне ныклы контрольгә алып, санитар чистарту барышын тикшерү һәм санитар-экология таләпләрнең үтәлешенә күзәтчелек итү максатыннан рейдка чыга. Бөгелмәдә ай дәвамында территорияне чистарту эшләре киң колач белән алып барылды. Шәһәрдә һәр җомгада барлык оешмалар территориясендә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр, мәктәп укучылары санитар җыештыру уздыралар. Алар гомуми куллану урыннарын да тәртипкә китерәләр. Май ахырына бар дөнья ялт итеп калыр, дигән ышаныч бар.
Бу эшләрдән "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы да читтә калмый. Редакция янын, якын-тирә территорияне, чәчәк газонын тагын бер кат ялт итеп чистартып куйдык, анда чәчәкләр утыртасы бар.
Әлфия МОСТАФИНА.
Руслан Җәләев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа