Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә Парклар һәм скверлар көне

17 - 18 сентябрь көннәрендә Бөгелмәдә "Парклар һәм скверлар көне" республика фестиваленә старт бирелде. Биш мәйданда төрле чаралар уздырылды, спорт ярышлары узды, концерт күрсәтелде. Әлеге чараларның төп вакыйгасы Бөгелмәнең үзәк сусаклагычын ачу чарасы булды. Анда Бөгелмә муниципаль районы җитәкчеләре, депутатлар, мәктәп укучылары һ.б. катнашты. 2016 ел - Сулыкларны һәм аларның...

17 - 18 сентябрь көннәрендә Бөгелмәдә "Парклар һәм скверлар көне" республика фестиваленә старт бирелде. Биш мәйданда төрле чаралар уздырылды, спорт ярышлары узды, концерт күрсәтелде. Әлеге чараларның төп вакыйгасы Бөгелмәнең үзәк сусаклагычын ачу чарасы булды. Анда Бөгелмә муниципаль районы җитәкчеләре, депутатлар, мәктәп укучылары һ.б. катнашты.

2016 ел - Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителгән иде. Һәм шул уңайдан, махсус республика программасы нигезендә, Бөгелмә сулыгына җан өретелде. Халык телендә "Бөгелмә сазлыгы" дип йөртелгән сулык танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде аны сазлык дип атавы да кыен. Ул, чын мәгънәсендә, мәдәният үзәгенә әверелде дисәк, бер дә ялгышмабыз.

- Шатланып туя алмыйбыз. Җәй көннәрендә шәһәрдә узасы чараларның күбесен биредә үткәрәчәкбез. Монда бар уңайлыклар да ясалган: сәхнә, килгән тамашачылар өчен утыргычлар, киң итеп ясалган мәйданчыклар. Мәсәлән, олы яшьтәге бөгелмәлеләр өчен тынлы оркестр белән "Вальс" кичәләре дисеңме, яшьләр өчен спорт уеннары үткәрү дисеңме. Киләсе елга планнарны инде бүгеннән кора башладык, - ди Бөгелмә муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина.

Шәһәр сулыгы, һәрвакыттагыча, халыкның яраткан ял урыны булып тора. Дус кызлар Вероника, Ксюша һәм Сильба янына килеп, сорау бирәм:

- Сезне, кызлар, бирегә мәктәптән чакырганнардыр инде? - дим.

- Ю-ю-ю-к, без үзебез килдек. Су буенда шундый матур, биредә ял итәргә яратабыз, яшьтәшләребез белән аралашабыз. Монда хәзер балалар күп йөри. Көннәр матур торганда, гел килергә тырышабыз, - диләр 1 нче мәктәптә укучы кызлар.

Әлеге кызлар эксклюзив итеп ясалган утыргычларда утырып, телефоннарына фото төшерә иделәр. Алар кебек күпләр әлеге эскәмияләргә сокланып карый. Бу комфортлы урыннарны республиканың Архитектура десанты Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән бергә иҗат иткән.

Сулыкны ачу тантанасында көзге яфраклар белән такыялар үрү мастер-классы, рәсем төшерү нечкәлекләренә өйрәтү дәресләре оештырылган иде. Сулыкның иң киң урынында туризм буенча спорт ярышы узды.

Шәһәр мэры сулык янын ремонтлаучыларга, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм халыкны әлеге территорияне тәртиптә тотып, сакчыл булырга өндәде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса