20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бөгелмәдә 2016 елның 500 нче парына язылышу таныклыгы тапшырылды
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә агымдагы елның 500 нче парына язылышу турында таныклык тапшырылды. Юбиляр пар исеменә, очраклы рәвештә, Айгөл һәм Дамир Ганиевлар лаек булды. Әлеге парга ихлас күңелебездән бәрәкәтле тормыш, бәхет һәм чиксез мәхәббәт телибез.
-
Бөгелмә хуҗабикәләре өчен "нәни" гөбәдия рецепты
Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз. Эчлек: 250 г корт, 1әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай. Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка. Өстенә сибү өчен 5-6...
-
Бөгелмәлеләр, алданмагыз!
Ике кеше интернет-кибет мошенниклары корбаны булган. Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек ир-ат офисы Санк-Петербургта булган интернет-кибеткә соңгы модельдәге 7700 сумлык айфонга заказ бирә. Кибет вәкиле аңа телефоннан почта аша товар килүен хәбәр итә. Заказчы акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда айфон урынына кырлы стакан салынган...
-
БДИны туган телдә тапшыру мөмкинлеген бирә торган закон проекты әзер
"Әмма мәгариф системасы моңа әзер түгел", - ди Дәүләт Думасы депутаты. "Мине "кайчан дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны тәкъдим итәсез инде", дип гел сүгәләр. Миндә ул закон проекты бар, әзер. Без аның хакында РФ Мәгариф министрлыгында да фикер алыштык инде. Әмма эш мәгариф системасының әлеге законны...
-
Бөгелмәдә һава торышы бозылу көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан территориясендә һава торышы бозылу көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе шул хакта кисәтү таратты. 21 сентбярь көнне республикада төнлә томан, ә көндез көчле яңгырлар һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. 22...
-
Бөгелмәлеләр, «ВКонтакте»да хәбәрләр аша акча күчереп була
«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин. «ВКонтакте» хәбәрләр аша акча күчерү сервисын эшләтеп җибәрде: кулланучылар шәхси хәбәрләр буенча үз банк карталарыннан 75 мең сумга кадәр акча җибәрә ала. Февральдә «Одноклассники» социаль челтәре дә шундый ук хезмәтне гамәлгә ашырган иде. Бу хакта "РБК" яза....
-
Пенсионерларга бер тапкыр 5000 сум түләү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән
Шул хактагы карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән. Россия Дәүләт Думасына пенсионерларга бер тапкыр түләү турында закон проекты кертелгән. Шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде. "Закон проектында 2017 елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәгән һәм 2016 елның 31 декабренә Россия Пенсия фондыннан пенсия алган затларга...
-
Үзәк банк бюджет тармагында эшләүчеләрне "Мир" картасыннан файдаланырга мәҗбүр итәргә җыена
2018 елның 1 гыйнварыннан счетлар буенча дәүләт бюджетыннан күчә торган акчаларга кагылышлы бөтен операцияләр карталар ярдәмендә генә башкарылачак. Үзәк банк коммерцияле банкларга бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә "Мир" картасы бирергә тиешле срок билгеләде. 2018 елның 1 гыйнварыннан счетлар буенча дәүләт бюджетыннан күчә торган акчаларга кагылышлы бөтен операцияләр шундый карталар ярдәмендә генә башкарылачак,...
-
Казан яңа банкнотлар символлары өчен тавыш бирүдә лидерлар өчлегенә кергән
Сайлап алу өч этапта уза һәм 2016 елның 7 октябрендә тәмамлана. Казан яңа банкнотлар символлары өчен тавыш бирүдә лидерлар өчлегенә кергән. Хәзер Казан икенче урында дип хәбәр итә «ФедералПресс» РМА твоя-россия.рф сайтына сылтама белән. Шәһәр өчен 137 мең 238дән артык кеше тавыш биргән. Өченче урында Волгоград, ул 137 мең 11...
-
Бөгелмә шәһәренең мәктәп-интернатында кешеләрне эвакуацияләүгә өйрәтү укулары булып узды
16 сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында янгын сүндерү махсус техникасы катнашында бинадагы кешеләрне эвакуацияләүгә өйрәтү укулары булып узды. Укулар барышында хезмәткәрләр һәм гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, ситуациядә дөрес ориентлашып, тиз һәм бернинди хатасыз "янгын чыккан урын"нан чыга алдылар, "янгын"ны юк итүдә катнаштылар - хәвеф-хәтәрне күрү белән...
-
Президент сайлаучыларга рәхмәт белдерә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә узган Россия Федерациясе Федераль җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда актив катнашканнары өчен республика халкына тирән рәхмәтен җиткерә. "Сайлау участокларына килеп, туган респбликабызны яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга зур рәхмәт. "Единая Россия" партиясе өчен тавыш бирүдәге югары нәтиҗәләр - бу фактта...
-
Бөгелмә урманнары – байлыгыбыз
Һәр елны көзен, күптәннән килгән күркәм традиция буенча, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көнне бәйрәм итәргә булдылар. "Һөнәр белән танышу" программасын тормышка ашыру кысаларында биредә тәрбияләнүче балалар халык байлыгы булган әйләнә-тирә мохитне, яшел урманнарыбызны саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче урманчы һөнәре, әлеге...
-
Казан – Акбүләк трассасы кайчан ачыла?
Май аенда ябылган Казан - Оренбург - Акбүләк федераль трассасын бүгенге көндә "Татнефтедор" җәмгыяте капиталь ремонтлый. Техника һәм акча җитмәү сәбәпле, юл ышандырган датага - 1 сентябрьгә ачылмады. Җәмгыять җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, әлеге трасса 1 октябрьдә ачылырга тиеш. Ә әлегә автомобиль йөртүчеләргә һаман да Бөгелмә - Азнакай - Солдат Писмәнкәсе...
-
Бөгелмәлеләр сынатмый
15 сентябрь көнне Казан шәһәренең "Пирамида" ял-күңел ачу комплексында социаль һәм мәдәни проектларның VII конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2010 елдан алып уздырыла торган әле чараны оештыручылар - "Лукойл" һәм "Ритэк" компанияләре. "Энергия на благо человека" номинациясендә җиңеп, акчалата грант алучылар арасында үзенең "Дружбатерапия" проекты белән Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр...
-
Бөгелмәдә Парклар һәм скверлар көне
17 - 18 сентябрь көннәрендә Бөгелмәдә "Парклар һәм скверлар көне" республика фестиваленә старт бирелде. Биш мәйданда төрле чаралар уздырылды, спорт ярышлары узды, концерт күрсәтелде. Әлеге чараларның төп вакыйгасы Бөгелмәнең үзәк сусаклагычын ачу чарасы булды. Анда Бөгелмә муниципаль районы җитәкчеләре, депутатлар, мәктәп укучылары һ.б. катнашты. 2016 ел - Сулыкларны һәм аларның...