Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “Минем авылдашларым” район бәйрәме үтте (+ФОТОЛАР)

Тарихи Татарстан шактый халыклар өчен гомуми йорт булып тора. Милләтләр төрлелеге - зур шәһәрләрдә генә түгел, муниципаль районнарда, авыл җирлекләрендә дә гадәти күренеш. Бөгелмә муниципаль районының Зур Федоровка авыл җирлеге составына күп милләт вәкилләре дус яшәүче Победа бистәсе дә керә, аның барлыкка килүенә быел 60 ел тула. Авылның төп байлыгы...

Тарихи Татарстан шактый халыклар өчен гомуми йорт булып тора. Милләтләр төрлелеге - зур шәһәрләрдә генә түгел, муниципаль районнарда, авыл җирлекләрендә дә гадәти күренеш.

Бөгелмә муниципаль районының Зур Федоровка авыл җирлеге составына күп милләт вәкилләре дус яшәүче Победа бистәсе дә керә, аның барлыкка килүенә быел 60 ел тула. Авылның төп байлыгы - төрле милләттән булган кешеләре - татар, рус, мордва, чувашлар. Дуслыкта һәм татулыкта яшәүче халык, кагыйдә буларак, барлык бәйрәмнәрне дә бергә - зур һәм тату гаилә булып үткәрә, бер-берсенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши.

2 сентябрь көнне "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесенең Зур Федоровка авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән район бәйрәме нәкъ менә авылдашларга багышланды. Чара "Радуга" иҗат коллективының "Минем авылым" җыры белән башланып китте. Соңрак бәйрәм кунаклары каршында Зур Федоровка авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Мотыйгуллин чыгыш ясады. Чара дәвамында Победа бистәсе халкын зурладылар, бүләкләделәр.

Бистә халкы - хезмәт сөючән, тыйнак, тырыш, талантлы. Алар мактаганга өйрәнмәгән, ләкин тормышлары көндәлек тырышлык - зирәклек һәм тормышны ярату чыганагы. Бу көнне алар хөрмәтенә Зур Федоровка, Наратлы авыл мәдәният йортлары коллективлары иҗат коллективлары башкаруында рус, татар, чуваш җырлары яңгырады. Альбина Савина башкаруындагы халык биюе дә бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Балалар һәм өлкән буын вәкилләре бию флешмобында катнашты, авыл тормышына багышланган сәхнә күренешләрендәге шаян мәзәкләрдән көлде.

Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына авыл халкы турында тематик стенд, авыл көнкүреше экспозициясе тәкъдим ителде, җирле хуҗалыклар продукциясе күргәзмәсе, аларны сату оештырылды, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе, фотозона эшләде. Иң кечкенә кунаклар өчен уен мәйданчыгы гөрләде. Моңардан тыш, барлык катнашучылар рус, татар, чуваш, мордва милли ашларын авыз итте. Бәйрәм җылы, дустанә мохиттә узды.

Чара Зур Федоровка авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесенең "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.

Римма БАРАТОВА,

методика бүлеге мөдире.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса