Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә милли традициягә нигез салынды – “Кыстыбый-шоу” фестивале үтте (+Фотолар)

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ризыклар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Ашамлыкларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле. Татарның кунакчыллыгы турында бераз әйтеп үтәсем килә. Тарих битләренә...

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ризыклар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Ашамлыкларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.

Татарның кунакчыллыгы турында бераз әйтеп үтәсем килә. Тарих битләренә күз салсак, бу кунакчыллыкның Петр Iне дә таң калдырганлыгы да билгеле. Ул 1722 елны Пруссиягә поход белән барганда, Казанның бер бай сәүдәгәрендә үзенең 50 яшен бәйрәм итә һәм мондагы сыйларны күреп, шакката. Кыстыбый Гиннессның рекордлар китабына кергән ризык та әле ул. 2011 елда рекордлы кыстыбыйны Башкортстанда әзерлиләр. Анда пешерелгән кыстыбыйның диаметры 2 метр 10 сантиметрлы була. Бер сүз белән әйткәндә, татар халкының киң күңеллелеге менә шунда күренә инде.

Шуңа бәйләп, без дә күңел ачарга булдык.

"Бөгелмә авазы" газетасы 21 апрель көнне, "Балкыш" җәмгыяте һәм Татар мәдәният үзәге белән бергәлектә, "Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы үткәрде. Әлеге бәйге ике этапта узды. Беренче турда аш-су осталары "Бөгелмә авазы" газетасына кыстыбый рецептлары юллады, без аларны газетада бастырып чыктык. Ә икенче этапта исә без Татар мәдәният үзәгендә үткән кичәдә җиңүчеләрне билгеләдек.

Бәйге финалына 7 конкурсант чыкты. Алар: Петровка авылыннан килгән Анна Антонова, Кодаштан - Роза Нигъмәтҗанова, Бөгелмәдән - Әлфия Мостафина, Гөлфия Мингалиева, Тәгъзимә Мәүлимшинә, Ләлә Саттарова һәм "Энҗекәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре араларыннан без иң оста пешекчене, иң оригиналь рецептларны сайлап алдык.

Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала ки, аның атамалары да күптөрле. Кайбер якларда аны күзикмәк, якмыш дип тә атыйлар икән. Без моны чара барышында ачыкладык. Петровка авылыннан килгән китапханәче Анна Антонова безнең өчен ачыш булды. Ул кыстыбый пешерүгә үз яңалыкларын кертте. Баксаң, Балык Бистәсе районында (Анна Ильинична тумышы белән шуннан) кыстыбыйны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә карабодай белән гөмбә, яисә йомыркага суган кушып салынган эчлек белән ясыйлар икән.

- Кыстыбыйны бездә яратып ашыйлар. Эчлек рецептлары да төрле. Шуңа да "Кыстыбый-шоу"га килергә булдым, - ди Анна Антонова.

"Бөгелмә авазы" газетасында 33 ел эшләп киткән Әлфия апабыз Мостафина исә пешерү тарихы газетабызның легендасына әйләнгән "фирменный" кыстыбыйны әзерләп килгән иде.

- Газетада чәй эчеп ял итеп алу вакытлары булгалый, анда һәркем үз сыен алып килә. Бервакыт шулай кыстыбый алып килгән идем. Кызларга: "Мин камырын җәеп тордым, ирем Мәхтүм (газетабызның беренче редакторы) табада катырып торды", - дип мактанган идем. Барысы да көлеп җибәрде. Шуннан бу вакыйга газетаның кызык-мызыгы булып анекдотка әверелде. Газетаның 10 еллык юбилеена ясалган портрет та шул теманы бераз хәтерләтә, аны да шоуга алып килдем, - дип сөйләде Әлфия апа.

Бәйрәмебезгә ямь өстәүчеләр дип, әлбәттә, "Энҗекәй" 21 нче балалар бакчасы ясаган шоуны атыйбыз. Тәрбиячеләр чын милли чара оештырган. Алар үзләре белән ашъяулыкларын, самавырларын, өстәлгә куярга дип тәм-томнларын һәм, әлбәттә, төрле кыстыбыйлар алып килгән иделәр. Табын түрендә бәрәңге, тары ярмасы белән пешерелгән татар ашы күз күрке һәм тамак тәме булды. Рәхмәт Сезгә, кызлар! Булдырдыгыз! Сезне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бәйрәмебезгә чакырып та килмәгән, милли шоуга вакыт тапмаучылар булды. Без, үзебезчә, бу шоуга эшмәкәрләрне дә җәлеп итмәкче булган идек, янәсе, аларга да реклама булыр дип. Тик эшкуарларның эше күп булып чыкты...

Кабатлап китәм инде, татар халкы - иң кунакчыл халык ул. "Кыстыбый-шоу"ыбыз да тәмле шоу булды. Жюри әгъзалары дегустация уздырып, һәр кыстыбыйны тәмләп карады. Алар иң-иңнәрне сайларга кереп киткәч, бәйрәмгә килгән кунаклар Бөгелмә районында пешерелгән иң тәмле кыстыбыйлар белән сыйланды, тәмләп чәй эчте.

"Кыстыбый-шоу"да беренчелекне "Энҗекәй" балалар бакчасы яулады.

Әлеге бәйрәмне беренче тапкыр оештырдык. Беренче коймагыбыз төерле булыр дип, бераз шөлләгән идек, ялгыштык. Барысы да югары дәрәҗәдә узды. Моның өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Бергә булганда, без көчле инде.

- Киләсе елга да оештырырбыз әле бу бәйрәмне. Аны Сабан туе, Шәһәр көне тантаналарында уздырып була. Бәйрәм миллилек хисен уята торганнардан, - дип ассызыклап узды Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова.

"Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Мотыйгуллин "Кыстыбый-шоу"ның төп химаячесе һәм идея бирүчесе иде. Аңа рәхмәтләр әйтү генә аз булыр. Әлеге шәхеснең татар милләте үсешенә керткән өлеше турында аерым язып чыгарга кирәк. Хәмзә Фәхрулла улы кебек милли җанлы кешеләр булганда, шәһәребездә халык бәйрәмнәре артып торыр, ә бу исә, үз чиратында, һәр татарда милли горурлык хисе уянуга этәргеч булыр дип ышанабыз. Аның планында тагын бер шушы "Кыстыбый-шоу"га охшаш бәйрәм уздыру максаты тора. Ул да тормышка ашар һәм бөгелмәлеләрнең тагын бер яраткан бәйрәме барлыкка килер дип уйлыйбыз. Хәзмзә Мотыйгуллин: "Дөрес туклану - сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы. Ул кешенең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү гаять зур әһәмияткә ия булып тора", - дияргә ярата.

Шулай итеп, газета укучыларыбыз, сезне газетабыз оештырган милли шоуларда, бәйрәмнәрдә көтеп калабыз. Сезнең осталыкны, телне йотарлык тәмле итеп пешергән төрле ашларыгыз турында мактап сөйләрлек булсын. Катнашыгыз, үкенмәссез!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса